16+

Вил Усманов: “Иргә - хатын, хатынга ир кирәк”

Татарстанның халык артисты Вил Усманов белән соңгы арада гына якыннан танышып аралаша башладык. Моның сәбәбе дә юк түгел.

Вил Усманов: “Иргә - хатын, хатынга ир кирәк”

Татарстанның халык артисты Вил Усманов белән соңгы арада гына якыннан танышып аралаша башладык. Моның сәбәбе дә юк түгел.

Быел Вилне юлда велосипедта барганда, машина бәрде. Ул чакта җырчының башына зыян килде, төрле тән җәрәхәтләре алды. Бу хәлләрдән соң ике айдан артык вакыт узды. Вил Усмановның хәлләре ничек, нинди яңалыклары бар икән?

- Вил, ничек хәлегез? Җәйге вакыйгадан соң велосипедка утырганыгыз бармы?

- Бер тапкыр утырдым, ләкин курку хисе бар әле. Хәзер хәлем әйбәт, Аллага шөкер.

- Бу мавыгу кайчан башланды?

- Свердловск өлкәсендә миннән 13 яшькә өлкәнрәк Фәрит абый исемле дустым бар. Мин фитнеска да йөрим, спорт белән дә шөгыльләнәм. 50 яшьлек ирләр өчен үземне яхшы формада дип уйлый идем. Бервакыт Фәрит абый 50 чакрым велосипедта йөрим дигәч, шикләнеп куйдым. Һәм очрашкач, сүзен исбатларга булды, без икәү велосипедта чыгып киттек. Башта сер бирмәдем, ләкин берзаман арыдым, әкренәя башладым. Бу хәлдән соң, өйгә кайткач, велосипед алырга булдым. Хәзер миңа 60-70 чакрым йөрү берни түгел. Йөреп кайтканнан соң, утырып баянда уйнап җырлый алам. Июль аенда 400 чакрым ераклыктагы туган авылыма велосипедта кайтырга планлаштырган идем. Бу күңелсез хәл планны бозды. Әллә Аллаһы Тәгалә мине тагын да зуррак бәладан сакладымы икән, дим... 

- Пандемия вакытында күпме җыр яздыгыз?

- Шактый язылды. “Казан егетләре” төркеменең продюсеры ТАССРның 100-еллыгына багышланган проект уңаеннан районнарга атап җырлар язарга тәкъдим итте. Филүс Хисаметдинов шигырьләрен язды, барлыгы 15ләп җыр иҗат иттек.

- Көй шулай тиз языламы?

Хәзер миңа берәр шигырь бирсәң, шунда ук көй язып бирә алам. Әгәр күңелдә булса, ул шул ук мизгелдә туа. Көй машинада барганда да, телевизор караганда да туарга мөмкин. Күңелдә туган көйне башта телефонга яздырам, аннары баянда көйлим.

- Иң беренче җырыгызны кем башкарды?

- “Юлымда синең эзләрең” җырын Зәйнәб Фәрхетдинова җырлады. Россиянең кайсы почмагына барма, бу җырны һәр җирдә беләләр, кушылып җырлыйлар. “Ике урам арасы”, “Кил әле” җырларын да яраттылар.

- Сез бит әле фильмнарга да гаҗәеп җырлар иҗат итәсез.

- “Ак чәчәкләр” җырыннан соң, әбиләр, апалар килеп кочаклый башлады. “Яланаяклы кыз”га “Син” җырын язган идем. Аны да тамашачы яратып кабул итте. Асылъяр җырны җиренә җиткереп, күңеле белән тоеп башкарды. Сәнгать тирәсендәге кешеләр дә җылы сүзләр әйтте. Кешенең рәхмәтен ишетү - шулдыр инде ул бәхет.  

- Гомерегез буена барлыгы ничә җыр язылды? Андый статистика алып барасызмы?

- Юк, санамыйм. Минемчә, җырның популяр булуы мөһимрәк. Әйтик, 500 җыр язарга һәм шуның берсе дә танылмаска мөмкин. 50 яшемә минем җырлардан торган китап чыгарырга уйлаган идем. Ярый әле чыгармаганмын дим, чөнки шушы ике елда шактый җырлар язылды.

- Иң күп җырлар гомерегезнең кайсы аралыгында иҗат ителде?

- Саллырак, танылганрак җырлар 40 яшьтән соң язылгандыр дип уйлыйм. Ләкин һәр унеллыкта истә калырлык җырларым бар.

- Әгәр җыр сорап мөрәҗәгать итсәләр, язып бирәчәксезме?

- Әлбәттә.

- Артистларның челтәрле бизнес белән шөгыльләнүенә ничек карыйсыз?

- Һәр кешенең үз эше. Бездә бер-берсеннән күреп акчага кызыгучылар күп. Бер карасаң, интернетта гына утырырга кирәк, эшләп тир түгәсе түгел. Бөтен кешенең, шул исәптән минем дә кредит бар. Ә түләргә  кирәк. Һәркем булдыра алганча акча эшли. 

- Сез дә заманында ике юнәлештә эшләдегез – спорт һәм сәнгать. Берсе икенчесенә хилафлык китермәдеме?

- Дөрестән дә, сәнгатькә бер әзерлексез килеп кердем. Әмма ул чакта гаиләне туендырырга кирәк иде. Мин ул еллардагы язмаларымны бөтенләй тыңлый алмыйм. Югыйсә вокал буенча да белемем бар иде. Ул вакытта мине белгән кешеләр “җырчы булып китәрсең дип уйламадык” ди. Көрәштәге эшемне төгәлләп, эстрадага әзерлек белән килгән булсам, бәлки тагын да популяр булыр идем. Хәзер миңа һәр концертымда тамашачыма тагын да яхшырак башкаруымны исбатларга кирәк.

- Ләкин киресенчә булган очраклар да бар бит. Әйтик, элек артист яхшырак җырлаган, ә хәзер тавышы да, башкаруы да мактанырлык түгел.

- Килешәм. Күп нәрсә дөрес җырлаудан тора. Җырлау сәләтен югалтмас өчен өйдә җырлап торырга кирәк.

- Кызларыгызга нинди кияүләр телисез?

- Татар егете булса, бер сүзем дә юк. Иң мөһиме – үзебезнең милләт кешесе булсын. Оныкларым белән татарча сөйләшергә телим. Дөнья болай дәвам итсә, тел югалырга мөмкин. Бакча һәм мәктәп белән генә булмый, күп нәрсә гаиләдән тора. Ләкин татар гаиләләре рус һәм инглиз телләрендә сөйләшергә тырыша. Бала инглиз телен белсә, ана телен белмәсә дә ярый, дип уйлыйлар. Әлбәттә, бу - күңелсез хәл.

- Бер әңгәмәдә хатыныгыз белән аерылгансыз дип укыдым...

- Безнең аерылган юк, без гел бергә.  

- Хатын белән ирнең аерым яшәүләренә ничек карыйсыз? 

- Дөрес әйбер түгел инде ул. Табигать шулай куша – иргә - хатын, хатынга ир кирәк. Һәркем парлы булырга тиеш. Ләкин бер яктан, олыгайган көндә хатын белән талашып утыру да рәхәт түгел. Икенче яктан, балаларны, оныкларны бергә каршы алу – үзе бәхет.

- Сезнеңчә, гаилә кризисы ничә ел яшәгәч башлана?

- Өйләнешкәч тә башлана. Ул беркемне дә урап узмый, һәр гаиләдә була. Кемдер юл куя, кемдер түзеп яши. Гаиләне үзенең зирәклеге белән хатын-кыз гына саклап кала ала.

- Сез көнчеме?

- Әлбәттә.

- Ә сезне көнләсәләр, моңа мөнәсәбәтегез?

- Яраткан кеше көнләшәдер инде ул, әмма барысының да чиге булырга тиеш. 

- Вил, татар газета-журналларын укыйсызмы? “Шәһри Казан” укучыларына теләкләрегез?

- Әлбәттә, татар телендә чыккан басмаларны укып барам. Сезгә зур уңышлар, бары күңелле хәбәрләр яктыртырга язсын. “Шәһри Казан” укучы тамашачыларыма сәламәтлек, иминлек телим! 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    искиткеч акыл иясе,артис,бар яктанда килгэн

    Мөһим

    loading