16+

Яркәевләрнең бакчасын «медведка» баскан

- Бакчада без. Бакчабыз матур җирдә - Дәрвишләр бистәсендәге Әки авылының тау өстендә урнашкан, Совет районы водоканалы тирәсендә. Үсемлек тамырларын кисә торган «медведка»га каршы кискен көрәш алып барабыз, - диде Эльнар Яркәев. - Һич кенә дә шуннан котылу җаен табып булмый. Каяндыр тирес белән эләкте дә утырткан үсемлекләрне юк итеп...

- Бакчада без. Бакчабыз матур җирдә - Дәрвишләр бистәсендәге Әки авылының тау өстендә урнашкан, Совет районы водоканалы тирәсендә. Үсемлек тамырларын кисә торган «медведка»га каршы кискен көрәш алып барабыз, - диде Эльнар Яркәев. - Һич кенә дә шуннан котылу җаен табып булмый. Каяндыр тирес белән эләкте дә утырткан үсемлекләрне юк итеп йөри. Себерке бәйләү, дару үләннәре җыю белән мәшгульбез. Эшләп арыгач, учак ягып, казан асып пылау, шулпа пешерәбез, шашлык кыздырабыз.
Балачагыбыз биредә узды. Хәзер безнең балалар шунда шау­гөр килә. Кызык. Буыннар алмаша, ә табигать шул ук.
Без уйнаган уеннарны уйныйлар. Уктан да атабыз, ауга да чыгабыз, һавада «елан» да очыртабыз. Телефон, планшет, телевизорга текәлеп утырмас өчен, вакытларын күбрәк саф һавада, урамда үткәртергә тырышабыз. Йә Арча ягына авылга бабасы, әбисе янына кайтабыз.
Җәен йоклыйсы килми бит ул, һәр минутны яшел табигать кочагында үткәрәсе килә. Һәркемнең дә җәе күңелле узсын! Рамазан аенда ураза тотучыларга сабырлык, түземлек телим, Ходай ярдәменнән ташламасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading