16+

Җырчы Айлин эш эзли!

Татар эстрадасы җырчысы Айлин эш эзләү белән мәшгуль. Әйе, күпләр аның турында “акчасы күп, мул тормышта яши” дип уйлады. Тик дөньядагы вәзгыять хәтта акчалы кешеләргә дә тәэсир итми калмады.

“Үзегез беләсез, иҗат белән шөгыльләнү бик күп чыгымнар таләп итә. Ә мин иҗаттан башка яшим алмыйм. Ләкин ирем “иҗат белән шөгыльләнергә теләсәң, эшкә урнаш, акча туздырыр чак түгел” дигәч, җиң сызганып эш эзли башладым. Моңа кадәр Казан шәһәр филармониясендә алып баручы булып эшләдем. Эшне дә шушы өлкәдә эзлим. Рус һәм татар телләрендә алып бара алам. Башта ТНВ каналында эш белештем, ләкин анда буш вакансияләр булмады. Шуңа күрә үземне башка каналда сынап карарга телим”, - дип сөйләде безгә Айлин. 

Билгеле булганча, җырчы Айлин ире белән өч бала үстерә. Аларга 5, 7 һәм 10 яшь. Моңа кадәр Айлин балалар белән өйдә утырды. “Эшкә чыгарга теләгем бар”, - ди ул.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading