16+

Җырчы Люция Мусина: «Үпкәләгән кыяфәт ясый аламдыр, әмма ачу саклый белмим»

Җырчы Люция Мусина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Җырчы Люция Мусина: «Үпкәләгән кыяфәт ясый аламдыр, әмма ачу саклый белмим»

Җырчы Люция Мусина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Үкенечләрегез калдымы?
- Үземнең көчемнән килгәнне эшләдем. Әти-әнинең мәңгелек булмавын аңлый идем, шуңа күрә мөмкин кадәр яныннарына кайтып, ярдәм итәргә тырыштым. Без һәр елны җәй көне туганнар белән очраша идек. Менә быел әнинең еракта яшәүче бертуган апалары яз көне кайтырга булды. Әни белән бергә театрга барып, аны рәхәтләнедереп ял иттергән идем. Хәзер болар барысы да хатирә булып кына калды. 

- Бу авыр мизгелләрдә янәшәгездә кемнәр булды?
- Әлбәттә, якыннарым, гаиләм. Үз эчеңә бикләнү дә бик дөрес түгелдер. Кешегә кеше кирәк, аеруча авыр мизгелләрдә. Минем янымда булучылар, кайгымны уртаклашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. 

- Люция ханым, ялгышмасам, икенче елга гаиләгезгә 25 яшь тула. Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Сез тормышта нинди позиция сакладыгыз?
- Һәрвакыт гаиләне саклау позициясендә булдым. Гаиләдә хатын-кыздан бик күп әйбер тора. Ул гаиләдәге җылылыкны, ярату хисләрен саклый. Әлбәттә, ирем Рөстәм дә бик төпле, ышанычлы кеше. Ул андый булмаса, бәлки, гаилә тормышыбыз барып та чыкмас иде. 

- Рөстәм абый белән сезнең мәхәббәт тарихын да беләбез. Кыз белән егет булган вакытта бер аерылышып, кире кавышканыгыз да булган. Кире кавышкач, фикерегез үзгәрдеме?
- Башта Рөстәмне аңлап та бетермәгән булганмындыр. Элек Рөстәмгә кияүгә чыгуыма, гаилә коруыбызга ышанмый идем. Дөресен генә әйткәндә, бу минем планнарда да булмады. Бергә булмагач, аны сагына, юксына башладым, үземнең хисләремнең дә ихлас булуына инандым. Кеше белән бер талашкач, аның кем икәнен беләсең дип тә әйтәләр бит. Кире кавышкач, хисләребезнең кадерен белә башладым. 

- Рөстәм Закировның тәкъдим ясавы да үзенчәлекле булгандыр?
- Айдар Галимовның плакатында календаре бар иде. Рөстәм шуны алып килергә кушты. Концертлар графигы турында сөйлидер дип уйлап куйдым. Рөстәм: “1 сентябрь - Аллаһ мулла. 8 сентябрь туй уйнатабыз ”, - дип әйтеп куйды. Башта аңламыйча, сүзсез калдым. Шунда Рөстәм: “Әйдә җыен, сезгә кайтабыз”, - диде. Безнең якларда концертлар куйган булгач, әти-әниләрем Рөстәм белән таныш иде. Миңа караганда да ныграк ошаттылар (көлә). Тәкъдим ясаганчы, берничә тапкыр кияүгә чыгасыңмы дип сораганы булды. Нишләптер, шул хакта сөйләшә башлагач гел сүзгә килә идек. Ә Рөстәм менә төгәл итеп әйтеп куйды да, гаилә кордык. Ике көн рәхәтләнеп туй иттек. 

- Үпкәләүләр булдымы?
- Яшь вакытта “ул беренче гафу үтенергә тиеш”, “мин-минлек” кебек әйберләр булгалый инде. Бу барыбер балалык позицияседер, хәлне берьяклап кына аңлау.  Берничә ел бергә тормыш иткәч кенә, гаиләгә никадәр күбрәк бирәсең, шулкадәр күбрәк кире кайтуына инанасың. “Тормыш - бумеранг” законы гаиләдә дә, дуслыкта да, тормышта да эшли дип уйлыйм. Үпкәләгән кыяфәт ясый аламдыр, әмма ачу саклый белмим. 

- Ачу килгән вакытларыгыз да буладыр. Нәрсәгә түзә алмыйсыз?
- Аллаһы Тәгаләне беренче урынга куйсаң, бар әйбергә дә түзеп була. Кеше начарлык эшләгәндә дә аңлап эшләмәскә мөмкин. Без беребез дә камил түгел, шуңа күрә башкаларга да каты бәрелергә ярамый. Кеше ялгышын танып, аны төзәтсә, димәк ул үсештә. Яхшылыкны, начарлыкны күрсәтү дә Аллаһ кулында. 

- Сез дингә якынмы?
- Мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлеге турында һәрвакыт истә тотам. Күлмәк сатып алырга барганда да, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сораганда кирәклесе шунда ук табыла. “Нишләп бер күлмәк алырга да Аллаһка мөрәҗәгать итәм соң?” - дип тә уйланам. Әмма миңа шулай яшәү җиңелрәк. Тормыш юлларымда ул мине, якыннарымны ташламас дип ышанам. 

- Улыгыз Айрат, кызыгыз Миләүшә дә тормышларын иҗат белән бәйлиләр. Сез каршы түгелме?
- Балаларның үз тормышы. Без каршы да киләмәдек, иҗат юлын сайлагыз дип тә әйтмәдек. Аларның иң көчле яклары, сәләтләре сәнгать икән, каршы килеп тә булмый. Айратның футболчы буласы килгән иде. Бер тапкыр башына туп тиеп, 3 айлап баш авыртудан интекте. Шул вакытта саксофонга ныклап алынды. Айратның да “үзегезгә булсын саксофоныгыз”, - дигән чаклары булды. Шулай да балаларга: “Эшне башлагансың икән, аны җиренә җиткереп башкарырга кирәк”, - дигән фикерне җиткерергә тырыштык. Рөстәм дә концертларына чакырып, акча түләп кызыксындырып карады, аннан сәхнә, кул чабулар бик кызыклы дөнья бит ул. Без үзебез дә шул кул чабуларны ишетер өчен тырышабыз.  Иң мөһиме - барыбызга да сау-сәламәт булырга. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Акыллы кешедән акыллы сүз чыгар, ди. Афәрин! Иҗатыгызны яратам, Мөслимнән кһп сәлам!

    Мөһим

    loading