16+

Җырчы Марат Яруллин бер концерттан күпме акча эшләгәне турында әйткән

30 мая 2025, 15:23
2877
0
0
Уку өчен 3 минут

Татар эстрадасының җырчысы Марат Яруллин белән җәһәт әңгәмә кордык.

Җырчы Марат Яруллин бер концерттан күпме акча эшләгәне турында әйткән

Татар эстрадасының җырчысы Марат Яруллин белән җәһәт әңгәмә кордык.

Җырчы яңа фатирга күчүе, эстрадада танылу ысуллары һәм киләсе концерт сезоны турында сөйләде. 

– Тормышыңда нинди яңалыкларың бар, Марат?
– Үземнең фатирыма күчтем, ремонт тәмамланды. Минем өчен бу зур вакыйга. Үзем эшләп алган фатир, монысы тагын да кадерлерәк. Озакка сузмыйча, Коръән укытып алдык. Әти-әни, туганнар, якыннар килде. Фатир бәяләрен үзегез беләсез. Күпмедер күләмен алдан ук түләдем, калганы ипотекага. Фатирны бизәү, мебель алуны дизайнер белән бергә эшләдек. Күңелемә ятты, үз өең дә үз көең инде. 

– Яшь җырчыларга эстрадада кыенмы?
– Үзеңне күрсәтер өчен мөмкинлекләр күп. Танылу өчен зур акчалар түкмәдем. Хәзер җырчыларга танылу өчен интернет ярдәмгә килә. “Танылу өчен күпме акча кирәк?” – дип сораучылар бар. Продюсер да кирәкми, тырышлык һәм теләк кирәк. 

– Бер концерттан күпме акча эшлисез?
– Аллаһка шөкер, барысына да җитә. Төгәл сумма әйтә алмыйм, чөнки финанс мәсьәләләр белән абый шөгыльләнә. Мин, гомумән, акча, мал артыннан кумыйм. Булганына канәгать.

– Эстрадага яңалык кертеп торасыз. Сездән кабатлаучылар да бар кебек. Ачу килмиме?
– Юк, нишләп? Карасыннар, эшләсеннәр. Әгәр мин кемнедер илһамландырам икән, димәк файдасы тия. Матур итеп кенә урласыннар. Алдан ничектер ачу килә иде. Ә икенче яктан яхшы бит ул. Мәсәлән, Салават абыйны гына алыйк. Күпләрнең Салават абый кебек буласы килә, әмма берсе дә Салават Фәтхетдинов була алмый. 

– Җырчылардан кемне үзегезгә өлге итеп аласыз?
– Салават абый. Ул легенда, бүген эстрадада аңа тиңнәр юк.

– “Өйләнеп куймасам, буйдак 2 концерт сезоны дәвам итәчәк”, – дип шаярттыгыз. Уеннан уймак чыкканы булмадымы?
– Әлегә юк әле. Безнең тамашачы юморны аңлый. Шулай да уенын чынын бергә кушып сөйләшергә яратам. Әле бер көнне социаль челтәрдә өлкән яшьтәге ханым: “Кайчан өйләнәсең инде. Картаеп бетәсең бит”, – дип комментарий язган. Картаймыйм әле. Шәраб шикелле елдан-ел яхшырам гына. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading