16+

Җырчы Рәфис Кәлимуллин : “Бу халәт 3 айга сузылды”

Җырчы Рәфис Кәлимуллин сәхнәләрне гөрләтә.

Җырчы Рәфис Кәлимуллин : “Бу халәт 3 айга сузылды”

Җырчы Рәфис Кәлимуллин сәхнәләрне гөрләтә.

Ә бит ике ел элек Рәфис, гомумән, сүзләрне оныта башлаган булган. Бу хакта ул “Шәһри Казан”га сөйләде.
- Ике ел элек сезон башланыр алдыннан, 10 ел җырлап йөргән җырларымның да сүзләрен оныта башладым. “Туган тел” премиясендә чыгыш ясаганда, гел җырлап торган җырны башлап җибәрә алмадым. Бәйрәмнәр, мәҗлесләр алып бару тәҗрибәм дә күп. Ә мин кунаклар белән матур итеп исәнләшә алмаслык хәлгә җиткән идем. “Р” хәрефен, гомумән, әйтә алмадым. Моны тамашачылар да сизеп, аптырашта калды. Бу халәт 3 айга сузылды.

- Сәбәбе нәрсәдә иде соң? Күз тию түгелме?
- Ул вакытта финанс яктан проблемалар бар иде. Үземнең эчке борчуларым да күп булды. Моны күз тиюгә бәйләмим. Борчулар сәбәпле сөйләм начар якка үзгәрде. Нәрсә эшләргә белмәдем, табиблар да булыша алмады. Шул вакытта бәйрәмнәр алып барудан читләштем. Үземне кулга алып, проблемаларны хәл итәргә тотынгач кына бераз тынычлана башладым. Хәзер, шөкер сөйләм белән бернинди каршылыклар да юк. Шуны гына әйтәсем килә: кеше өчен сәламәтлек кенә түгел, күңел тынычлыгы да мөһим. Үзегезне саклагыз!

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading