16+

Юлия Гарифуллина: "Голос"ка эләгүем көтелмәгән яңалык булды"

“Татар моңы”, “Үзгәреш җиле” проектлары лауреаты Юлия Гарифуллинаның исеме соңгы арада еш яңгырый башлады. Пермьдә туып, хәзерге вакытта Нью-Йоркта яшәүче татар кызы Юлия “Беренче канал”дагы “Голос” проектының яңа сезонында катнашты.

Юлия Гарифуллина: "Голос"ка эләгүем көтелмәгән яңалык булды"

“Татар моңы”, “Үзгәреш җиле” проектлары лауреаты Юлия Гарифуллинаның исеме соңгы арада еш яңгырый башлады. Пермьдә туып, хәзерге вакытта Нью-Йоркта яшәүче татар кызы Юлия “Беренче канал”дагы “Голос” проектының яңа сезонында катнашты.

Хәзерге вакытта Юлия Казанда үзенең тәүге концертына әзерләнеп йөри.

- Юлия, нинди язмыш җилләре сине Нью-Йоркка алып китте? Туган яклар сагындырмыймы?

- Мин Пермь өлкәсендә туып-үстем. Балачактан музыкага тартылдым, шуңа күрә башта музыка мәктәбендә, аннары музыка училищесында, соңыннан Мәскәүнең Маймонид исемендәге Дәүләт классика академиясендә белем алдым. Нью-Йоркка 2017 елда гаиләм белән бәйле рәвештә күчендем. Ләкин кая гына булсам да, һәрвакыт татар телендә җырларга тырыштым. Океан артында күбрәк инглиз телендә җырлыйм. Сүз дә юк, якыннарымны, туганнарымны, татар сәнгатен бик сагынам.

- Әти-әниең дә сәнгать кешеләреме?

- Әти-әнием – Пермьнән, алар - гади авыл кешеләре. Дөрес әйтәсең, әнием – сәнгать кешесе. Ул татар ансамблендә җырлаган, хәтта гастрольләргә йөри иде. Аның белән бергә мин дә балачагымда төрле шәһәр-авылларга бардым. Ә әтием – инженер.

- Ирең белән кыз бала үстерәсез дип беләм...

- Ирем шулай ук Пермьдә туган. Без 17 яшьтә таныштык, шуннан бирле бергә. Кызыбыз Сәфинәгә – 5 яшь.

- Нью-Йоркта яшәүче татарлар белән аралашасыңмы?

- Нью-Йоркта яшәүче татар диспорасы белән танышкач та бик шатландым. Алар бер-берсен кайгыртып, ярдәм итеп яши. Монысы аеруча сөендерә. Мин, үз чиратымда, төрле штатларда үткәрелә торган Сабан туйларында чыгыш ясыйм. Читтә үз телемдә җырлау минем өчен зур горурлык.

- Андагы җирле радиода да эшләгәнсең икән?

- Америкада бер шәхси радиода эшләп алдым. Эфирга җырлар әзерләү белән шөгыльләндем.  

- Үз гомереңдә бик күп проектларда катнаштың. Ә шулай да иң истә калганы – “Голос”тыр, мөгаен. Анда ничек эләктең? Ни өчен Пресняковны сайладың?

- “Голос” проектына эләгүем көтелмәгән яңалык булды. Кастинга чакырып, “Мир без любимого” дигән рус җырын бирделәр. Гомумән, кастингта талантлы артистлар бик күп иде, ләкин араларында хәтта сайлап алу турына уза алмаучылар да булды. Миңа бу яктан бәхет елмайды дип уйлыйм. Дүрт остаз арасыннан Полина Гагарина белән Владимир Пресняков борылды. Мин Пресняковны сайладым, ни өчен икәнен белмим, эмоцияләр ташкыны белән дип уйлыйм.

- Андагы егетләр һәм кызлар белән аралашасыңмы?

- Пресняков командасындагы егетләр-кызлар белән дә, остазыбыз белән дә аралашабыз. Пресняков – бик кешелекле, изге күңелле, ярдәмчел кеше. Үзе әйтүенчә, без – бер гаилә. Ул безнең белән хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзер. 

- Казанда узачак тәүге концертың турында Пресняков беләме? Нинди үгет-нәсыйхәт бирде?

- Әйе, Казанда концертым булачагын аңа да әйттем. Уңышлар теләде. “Сез – профессионаллар, ә телепроект – ул шоу, аны җитди кабул итәргә кирәкми”, - диде ул.

- Концертка әзерлек ничек бара? 

- Әзерлек зурдан кубып бара, Аллаһка шөкер. Бик дулкынланып көтәм. Концертымда танылган артистлар - Венера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Илгиз Шәйхразиев, тере тавыш, бию чыгышлары, профессиональ ут куелышы булачак. Якын киләчәктә концертымны музыкаль каналларда карарга мөмкин. Концерт “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә узачак. Минем өчен иң мөһиме – үз тамашачымны табу, шуңа күрә җыр-моң сөючеләр килеп күрсен, үз бәясен бирсен иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading