16+

Зөфәр Хәйретдинов: "Гомер буе куркып яшәп булмый"

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов гаиләсе белән Мисырда ял итә.

Зөфәр Хәйретдинов: "Гомер буе куркып яшәп булмый"

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов гаиләсе белән Мисырда ял итә.

“Ковид аркасында икенче ел беркая да барган юк иде. Ниһаять, Мисырга барырга булдык. Гомер буе куркып яшәп булмый бит инде. Өстәвенә без ковид белән чирләдек. Вакцина ясаттык. Мисырда һава шартлары яхшы, моңа кадәр 32 градус эссе иде. Бүгеннән 26-28 градус җылы, диңгез температурасы +25. Җилнең тыны да юк. Рәхәтләнеп ял итәбез, волейбол уйныйбыз”, - диде Зөфәр Хәйретдинов.

Җырчының инстаграмдагы язылучылары төрле фикерләр калдырган: "Ничек курыкмыйча баргансыз әле. Хәерле булсын ялларыгыз", "Чит илдә йөрергә ярамый. Бу чир беткәч йөрерсез", "Бу чирнең бетәсе юк. Рәхәтләнеп ял итеп кайтыгыз. Исән-сау, сау-сәләмәт булып туган якларга кайтыгыз" һ.б.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading