Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Күңелем йомшак, елак мин. Шуңа да карамастан, көчле рухлы, нык холыклы. Мине беркем дә сындыра алмый", - ди ул.
- Җәвит абый да Чакмагыш районыннан. Сез яшьли танышкансыздыр?
- Без мәктәп елларыннан ук бергә, бер районда үстек. Без үскәндә, үзешчән сәнгать көчле иде. Колхозның район смотрларында катнаша идек, агитбригадалар килә иде. Аралашу тора-бара мәхәббәткә әверелде. Җәвит әтигә бик нык охшаган. Холкы да, кыяфәте дә, хәтта йөреше дә нәкъ әти. Кайвакыт "әти" дип йөгереп барып муенына сарыласы килә... Дүрт ел очрашып йөргәч өйләнештек. Җәвит Стәрлетамакта һәм читтән торып Казан дәүдәт мәдәният институтында, мин Уфа сәнгать институтында укыдык. Шуннан соң аны Камал театрына эшкә чакырдылар. "Өйләнеп китәм", дип шарт куйды. Уфада укуны дәвам итсәм генә ризалашам дидем, ул каршы килмәде. Өйләнештек тә, икебез ике якка китте. Бер атнада мин килдем, бер атнада ул кайтты. АН-24 самолеты белән йөрдек, аның бәясе 16 сум 50 тиен иде. Җәвиттән көненә өчәр хат алдым, бик матур яза иде ул. Хатларын чемоданга җыеп барган идем, әти ташлаттырды. “Туганымның хатларын җыйган идек, ул кайтмады. Җыйма, кызым, бергә була алмыйсыз алайса”, дип хатларны яктырды. Ул хатлардан мәхәббәт турында китап язарга була иде. Җәвит: “Син килмәсәң, мин кайтам”, - дип әйткәч, укуны ташлап Казанга киттем. Бәби тапкач, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Бер ел укыгач, укуны ташларга туры килде. Икәү Филармониягә эшкә урнашырга барган идек, алдылар. Икебезгә бер бригада төзедек. Уфадагы институтны читтән торып тәмамладым.
- Яшь гаиләнең Казандагы тормышы ничек башланып китте? Авыр булдымы?
- Җәвит мине 13 квадрат метр мәйданлы тулай торак бүлмәсенә алып килде. Анда алар өч егет яши иде. Салих Сәйдәшев музее элек Камал театрының тулай торагы иде. Үзебез йоклый торган караватны "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленең декорациясе белән бүлеп куйдык. Туй акчасына суыткыч алдык. Караватны өч кирпечкә күтәртеп, астына китаплар, яшелчә тозлаган банкаларны тутырдык. Бала тугач, Җәвиткә йокларга урын булмады. Ярты гәүдәсе карават астында иде. Кунакка килгән Салават белән Ләйсән күреп шаккатып киткән иде. Теге бүлмәдәш ике егет тә өйләнде, аларның да балалары туды. Ике ел ярым өч гаилә бер бүлмәдә яшәдек. Биш гаиләгә - бер аш бүлмәсе, бер кран, аннан да тамчылап салкын су ага. Нинди шартларда торганны әти-әнигә әйтмәдек. Тәрәзә янына килеп: “И, Раббым, үзебез генә ачып керә торган бүлмәбез булсын иде”, - дип сорый идем. Балаларның бәхетенә, без яшәгән тулай торактан музей ясыйбыз дип, безгә Имәнлек урамында ике бүлмәле фатир бирделәр. Фатир алгач, бу бәхеткә ышанмадык. Иртә белән уянгач, күзне ачарга курка идек, төш кенә кебек иде. Шөкер итә белгәнгә, Ходай шушы муллыкны биргәндер.
- Икегез дә атналар буе гастрольдә. Балаларыгыз ничек үсте?
- Әлбәттә, бөтен авырлыгы балаларга төште. Аллаһка шөкер, балаларыбыз бик акыллы. Ул заманда кесә телефоннары юк иде, балалар өчен борчылып тора идек. Җай чыкса, телефон күрсәк, өйдәге телефонга шалтыратып хәлләрен белергә тырыштык. Телефон аша гына тәбрияләнгән балалар булса да, йөзләребезгә кызыллык китермәделәр. Без киткәндә, елап көйсезләнмәделәр. "Әтием-әнием, исән-сау йөреп кайтыгыз", - дип озатып калалар иде. Аларның шулай озатып калуы җанга тынычлык бирә иде. Балаларның кечкенә чагын күрмәдек, хәзер оныкларның тәмен беләбез. Әниләр, апаларым, туганнарым бик булышты. Хатын-кызга да кыен. Ир-ат бөтен нечкәлекләрен белеп бетерми. Төн уртасында яки таң атканда юлдан кайтып керәбез. Ир кешене ашатасың да, урын җәеп йоклатасың. Ә сине өйдәге эш көтә. Артистларны җырлап кына йөри, диләр. Ләкин һәр профессиянең үзенә күрә авырлыгы бар. Һөнәреңне яраткач, ул авырлыкларны җиңел генә үткәрәсең. Түзәсең, шулай тиеш дисең. Бу - үз һөнәреңә тугры булып кала белү. Искәндәргә 16 көн булганда, эшкә чыктым. Ул вакытта хәзерге кебек памперс та юк иде. Бала киемен дә санап кына бирәләр. Берәр кая чират күрсәң, йөгереп барасың. Нәрсә сатканын да белмисең, әмма бала әйбередер дип йөгерәсең. Ә хәзер сайлау мөмкинлеге бик зур.
- Улларыгыз нәрсә белән шөгыльләнә?
- Искәндәр журналистика факультетында белем алды. Ул хәзер чит илдә – Бахрейнда яши. Аңа 25 яшь, әлегә өйләнмәгән. Илһам КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлады. Аның өч баласы бар, Казанда яшиләр. “Бала баласы балдан татлы”, дигәннәре бик дөрес икән. Өчесен дә яратабыз.
- Матур, тату гаиләдән көнләшүчеләр, арагызны бозарга теләүчеләр дә күп булгандыр. Андый вакытта гаиләне ничек саклап калдыгыз?
- Арага керергә теләүчеләр күп булды. Әмма без һәрвакыт бер-беребезгә ышанып яшәдек. Ышаныч булмаса, яшисе дә юк. Көнләшкән булсам, әллә кайчан үләр идем. Сабыр төбе - сабыр алтын, сабыр булырга кирәк. Гаиләнең бөтен булмышы хатын-кызның саңгырау, сукыр булуында. Күп ишетмәсәң, күп сөйләшмәсәң, күп күрмәсәң, бар да яхшы булачак. Кеше сүзенә колак салырга ярамый. Дошманнан курыкма, яныңда дус булып йөргән кешедән курык. Безнең өйдә тавыш булмады, һәрнәрсәне уртага салып, үзара киңәшләшеп эшлибез. Кибеттән берәр нәрсә алсам да, башта Җәвит белән киңәшләшәм, аннан яшермим. Берәр кая китсәк тә, бер-беребезгә шалтыратышып торабыз. Бу – тикшерү түгел, хәл белү, элемтәдә тору, кайгырту. Ә инде ул съемкада булса, мин аңа шалтыратмыйм. Нәрсә генә булса да, үзем хәл итәргә тырышам.
- Зөлфия апа, дәү әни булсагыз да, кызлар кебек әле үзегез. Яшь булып калуыгызның сере бармы?
- Үземә карата бик игътибарлы мин. Кайбер хатыннар битен дә юмыйча ятып йоклый. Мин кайчан эшем бетә, төнге сәгать ике буламы, өчме, үземне карый, битемә маскалар ясый башлыйм. Үзем белгәнчә маскалар әзерлим. Керфегем үстерелгән, калганы барысы да үземнеке. Уколлар ясатмыйм. Ирен кабартуга, күкрәк зурайтуга мин бөтенләй каршы. Бу бит шешкә, кистага китерергә мөмкин. Мин хәтта теш табибына барырга куркам, әмма тешләремне каратып торам. Яңа елга тыныч күңел белән керү өчен елга бер тапкыр тикшеренәм. Һәм, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнәм. Фитнес – өемдә, җәен бакчада эшлим. Диета тотмыйм, көнемне коймак яки сырник белән башлыйм. Ятканда да ашыйм, баллыны бик яратам.
- Үзегездә өнәмәгән сыйфатлар бармы?
- Бер начар гадәтем бар – туры сүзле мин. Мәсәлән, концертта берәр җырчының киеме ошамаса, бу хакта үзенә әйтәм. Килешми ул аңа, ә үзе шуны күрми, аңламый. Кызганып киңәш бирәм дә, аннары үземне тиргим. Югыйсә, яхшы ният белән әйтәм, кешегә булышырга тырышам. Мин үзем апаларымнан калган киемне киеп үстем. Ул киемнәрне үземә ошаганча үзгәртеп тегә идем. Әни берәр кофтасын биреп җибәрсә, шуны сүтеп күлмәк бәйләп кайта идем. Кечкенәдән мода журналларын карап үстем, матурлыкны яратам.
- Зөлфия Шакирова усалмы?
- Мине усал, диләр. Ә якыннан белгән кешеләр андый фикердә түгел. Бер танышып сөйләшеп китсәләр, “синнән аерылып булмый”, диләр. Күңелем йомшак, елак мин. Шуңа да карамастан, көчле рухлы, нык холыклы. Мине беркем дә сындыра алмый. Җәвит белән кино караганда икәүләшеп елыйбыз. Сәхнәдә җитди мин, безне төз басып торырга, күп сөйләшмәскә өйрәттеләр. Хәзер генә артистлар күп сөйли башлады. Тамашачы концерт карарга түгел, шул гайбәтне тыңларга килә. Аннан соң икебезнең берсе булса да җитди булырга тиеш. Җәвит сәхнәдә сөйләгәнче, бөтен юморын, шигырьләрен башта миңа сөйли.
- Бүген мул тормышта яшисез. Йорт-җирләрегез бигрәк матур...
- Чәч белән җир себергән чаклар күп булды, бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Барысына да үз тырышлыгыбыз, хәләл көч белән ирештек. Бик күп кеше шөкер итә белми. Берәүнең дә бернәрсәне дә алып китә алганы юк. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләдән сорап, аның ярдәме белән яшәдек. Һәр теләгән теләкләребез фәрештәнең "Амин" дигән сәгатенә туры килгәндер дип уйлыйм. Бүгенге тормышымнан бик ризамын. Хәзер иң зур байлык - тигезлек һәм сәламәтлек, шуннан аермасын. Бала кайгылары күрсәтмәсен.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар
3
0
Иии яраткан артистларым бит алар минем!!! Мин алар тормышы белэн куптэн кызыксынам,Имэнлектэ торганда олы малае Ильхам(5яшь тирэсе булгандыр) белэн Жэвитне курдем иде.Бер тирэдэ торсак та бутэн курмэдем. Исэнлек-саулык,гаилэ бэхете телим мин аларга.Икесен дэ бик яратам,хормэт итэм!
0
0
5
0
Олы хатын шундый ямсез киеня.
0
0