Шәһри Казан

Зәринә Хәсәншина: “Ашыгып бизәнүдән тәм тапмыйм”

Эстраданың ягымлы җырчысы Зәринә Хәсәншина бизәнгәнче һәм бизәнгәннән соңгы кыяфәтен видеога төшереп, Инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырган. Карап торышка, җырчы ике минут эчендә бизәнгән сыман. Ә чынлыкта, үзен матурлау өчен Зәринәгә күпме вакыт кирәк икән?

- Тулаем образ, ягъни макияж һәм чәч ясауга 1-2 сәгать вакытым үтә. Ашыгып бизәнергә яратмыйм, алай мин аннан тәм таба алмыйм. Ә бизәнергә һәм бизәндерергә мин бик яратам! - ди җырчы.

Реклама

Бизәнгәндә Зәринә күзләргә аерым басым ясавын әйтте. “Минем өчен күз карашы бик мөһим, шуңа күзләргә зур басым төшәдер. Ә иренем болай да зур, аңа кызыл иннекне бик сирәк сөртәм. Күп очракта табигый төсләргә өстенлек бирәм”, - дип сөйләде безгә Зәринә.

Җырчы макияжны кием төсенә карап ясавын әйтте. “Төсләрне берләштерергә өйрәнәм, күп төснең берьюлы кушылуын яратмыйм", - ди ул.

Лена РӘХИМОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: