– Син мәктәп елларында да сәхнәдән төшмәдең, бәлкем, бәләкәй чагыңда ук кем булачагыңны аңлагансыңдыр? — Мәктәп еллары - бик күңелле вакытлар. Чыннан да мәктәптә укыганда без барысына да җитешә идек, укуга да, олимпиадаларда катнашырга да, дәрестән тыш төрле-төрле чаралар уздырырга да. Авыл клубында да концертлар куя идек, мәктәптә дә төп артистлар без идек, кичәләрне алып бару, җырлау, шигырь сөйләү, скетч кую, яңа елда Кар кызы булу - 6-7 кыз өстендә иде. Безнең заманда авылда җирле радио сөйли, бәйрәмнәрдә аның аша радиогазета чыгара идек. Күңелле вакытлар! Мин шул вакыттан ук журналист булам дип хыялланып яши идем.
— Әтиегезне бик иртә югалттыгыз. Авыр булгандыр... — Әтием Рәфис - баянчы, җырчы, ул да сәхнәдә җырлый иде. Быел вафатына 19 ел була. Мин университетның 5нче курсында укыганда, диплом алырга 3 ай кала көтмәгәндә китеп барды. Миңа шаяртып "корреспондент" дип эндәшә иде. Мин 3нче курстан корреспондент булып эшли башлаган идем инде ул чакта. Безнең тапшырулар "Эфир" каналында эфирга чыга иде, ә ул Казанда гына күрсәтә, авыллар карый алмый иде. Әтинең мине телевизордан бик күрәсе килде, тик кызганыч, хыялы тормышка ашмады.
– Ни өчен журналистиканы сайладың? — Журналистиканы сайлавым телевизордан матур киенгән, матур сөйләүче дикторлар кебек булырга теләвем, аларга карап кызыгуым белән бәйле. Минем дә алар кебек бизәнеп, киенеп-ясанып экранга чыгып утырасым килде. Тик мин ул чакта телевидениене бөтенләй белмәгәнмен икән бит. Дикторлардан гына чыгып бәяләвем дөрес булмаган, телевидение ул зур коллектив хезмәте. Яңалыклар тапшыруындагы диктор ул - язылган текстны укучы гына, аңа язып бирүче, мәгълүматны үз күзе белән күреп кайтып язучы репортер хезмәтен, редакторларның текстны җиренә җиткереп шомартуларын, режиссерның, тавыш режиссерының җаваплылыгын белмәгәнмен. Читтән караганда телевидение эше бик җиңел булып тоела бит ул. Янәсе экранга чыгып сөйлисең, кулыңа микрофон тотып кешегә сорау биреп сөйләтәсең, аннары шуны күрсәтәсең генә. Ә чынлыкта исә һәр сүзеңне үлчәп, мәгънәле, дөрес итеп сөйләү, кешедән фикер әйттерү өчен дөрес сораулар бирү кебек бик күп нечкәлекләре бар. Икенче яктан телевидениеда күренми торган эш күп, сценарий язу, кеше белән съемка сөйләшү, тиешле урынга бару, съемкалар, монтаж... Бик күп көч һәм вакыт сорый ул.
— Авыл кызына укырга керүе авыр булмадымы? — Без укырга кергәндә имтиханнарны татар телендә бирә торган заманалар иде бит әле. Авыл мәктәбен тәмамлап килгән укучы балага әлбәттә авыр иде. Тик минем журналист булу теләгем бик-бик көчле иде. Аллаһы Тәгаләгә ялынмаган, аннан ярдәм сорамаган көнем булмаганыр. Ул ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
– Карьераңны телевидение белән бәйләвең ничек булды? — Мин укырга кергәндә үк ТВда эшлим, дип, шул юлны сайладым. Беренче курстан соң район газетасына бер айга практикага кайттым. Беренче хезмәт хакымны шуннан алдым. 870 сум тирәсе иде ул (2001нче ел). Аннары икенче курстан соң Казан студиясенә бардык. Бер ай "Адымнар" тапшыруында эшләдем. Практикадан соң сентябрь аенда эшкә дәштеләр. Атнага бер репортаж әзерләп, эшләп укый башладым. Айга 1500 сум хезмәт хакы түлиләр иде(2002 ел). Әнигә шалтыратып, әни миңа бүтән акча җибәрергә кирәкми, мин үзем эшлим, дип әйткәнем әле дә хәтеремдә әле.
Комментарийлар
3
0
Фәйрүзә апа гаҗәеп молодец кеше, күз тимәсен үзенә!
0
0
5
0
Яратабыз Әлки кызын.Һәрьякап уңышлар, гаилә бәхете телибез.
0
0