16+

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Бәйләнмәгез инде шул киемгә!"

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың киенү рәвеше һәрвакыт игътибар үзәгендә. Үзенчәлекле образлар белән шаккаттыручы Зәйнәб ханым киеменә “бәйләнүчеләргә” җавап бирде. 

“Бәйләнмәгез инде шул киемгә! Киенеп йөрим бит, шәрә түгел! Ни булган? Бөтен кеше ялтыравыклы, йә булмаса, гәүдәсенә сыланып тора торган күлмәк кияргә тиешмени? Гомергә аңламадым шул нәрсәне.

Кечкенә чакта әни миңа биретка кидерә иде. Беләсезме, миңа ошап калды шул. Үсеп буйга җиткәч тә, бәйләнгән шапканы кыек итеп киеп куя торган идем.

Ну, бар иде заманалар! Туган-тумачадан калган бюстгальтерларны күп киеп йөрергә туры килде. Аларын тегә белүче сирәк иде, сатуда беркайда табып булмый иде, хәтерегездәме? Кызлар?

Ничектер шулай формалашты инде ул «вкус» дигәннәре. Хәер, хәзерге вакытта да нәрсә ошый, нәрсәгә сыям, ничек итеп шул кием эчендә үземне тоям, шуны арзан булса да алам.

Сез дә шулай киенмисезмени? Ничегрәк соң? Языгыз әле?” - дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова Инстаграм сәхифәсендә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading