16+

31 декабрьдә ял итәбезме?

31 декабрь ял көне булачак, дип ишеткән идем. Бу яңалык дөрес микән? Яңа елга әзерләнү өчен вакыт кирәк, бу көнне ял бирсәләр яхшы булыр иде. Энҗе Сабитова, Саба.

31 декабрь ял көне булачак, дип ишеткән идем. Бу яңалык дөрес микән? Яңа елга әзерләнү өчен вакыт кирәк, бу көнне ял бирсәләр яхшы булыр иде. Энҗе Сабитова, Саба.

Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников әйтүенчә, 31 декабрь эш көне булачак. Хокукый яктан караганда, бу мәсьәләне ике төрле хәл итеп булыр иде. Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертеп һәм бер ял көнен 31 декабрьгә күчереп. Әмма беренче вариантта, хезмәт кануннары өчен федераль һәм төбәк хакимияте җавап биргәнгә, Дәүләт Думасы тарафыннан 31 декабрь турындагы канун проектын карауга бер айдан артык вакыт китәчәк. Ә икенче вариант очрагында 2019 елга ял көннәре календаре инде рәсми рәвештә билгеләнгән. «Киләсе елларда 31 декабрьне ял көне итү турында уйларга кирәк булыр», – диде Павел Крашенинников.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading