16+

Алиментларны киметә аламмы?

Улыма алимент түлим. Хезмәт хакымның 25 процентын шуңа тотып калалар. Якын арада фатир сатып алырга һәм ипотека алу буенча килешү төзергә җыенам. Алимент күләмен киметә аламммы? Кая мөрәҗәгать итәргә?

Улыма алимент түлим. Хезмәт хакымның 25 процентын шуңа тотып калалар. Якын арада фатир сатып алырга һәм ипотека алу буенча килешү төзергә җыенам. Алимент күләмен киметә аламммы? Кая мөрәҗәгать итәргә?

Бу сорауга юрист Александр Дядищев җавап бирде:

Алимент күләмен үзгәртүнең ике варианты бар. Ике вариант та сезгә кагылмаячак. Чөнки сезнең очракта алимент эш хакының 1/4 өлешен тәшкил итәргә тиеш.

Алимент нинди очракларда үзгәрергә мөмкин? Беренче вариант – алиментларны түләү турындагы килешү нигезендә башкарыла. Бу вариантта икенче як белән килешенеп, алимент күләмен үзгәртү мөмкин түгел. Чөнки алимент күләме суд карары нигезендә түләттергән вакытта алырга мөмкин булган алимент күләменнән ким була алмый. Гаилә кануннары бер балага ай саен ата-аналарның хезмәт хакының бер өлеше күләмендә алимент түләтүне күздә тота.

Сез балага хезмәт хакыгызның 25 процентын түлисез. Бу хезмәт хакының 1/4 өлешен тәшкил итә. Әлеге алимент күләме түбәнрәк була алмый.

Икенче вариант – әгәр алимент суд карары нигезендә түләттерелә, яки сезнең һәм алимент алучы арасында алимент түләү турындагы килешүне үзгәртү турында алдан сөйләшү булмаса, үзгәрә алмый.

Бу шартларда, сезнең матди яки гаилә хәле үзгәрү сәбәпле, алимент күләмен киметү өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокукыгыз бар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: кредитлар түләү – балигъ булмаган баланы караудан азат итү өчен нигез булып тормый. Суд мондый дәгъваны канәгатьләндермәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading