16+

Алиментны ничек түләттерергә?

Элекке тормыш иптәшем бер ел инде алимент түләми. Аңа карата нинди чаралар кулланырга була? Алинә, Кама Тамагы районы.

Алиментны ничек түләттерергә?

Элекке тормыш иптәшем бер ел инде алимент түләми. Аңа карата нинди чаралар кулланырга була? Алинә, Кама Тамагы районы.

Сорауга юрист Марат Гайнуллин җавап бирә:

– Ике һәм аннан да күбрәк ай алимент түләнмәгән икән, кешегә 150 сәгать эш яки 10-15 тәүлек тимер рәшәткә артына ябылу, 20 мең сум күләмендә штраф яный.
Мондый очраклар тәҗрибәдә еш очрый, әйтик, Казанда яшәүче берәү, чит илгә командировкага китәр өчен, 700 мең сум алиментын түләргә мәҗбүр булды. Әлеге ир-ат үзенең балигъ булмаган баласы өчен алиментларын вакытында түләп бармаган. Миңа аның элекке тормыш иптәше мөрәҗәгать итте. Бу ирнең үз баласына 700 мең сум бурычы җыелган. Канун нигезендә, алимент буенча 10 меңнән артык бурыч булганда, ил чиген узу рөхсәт ителми. Бу ир-атка да сәяхәт итәргә насыйп булмаган. Ул, чит илгә чыгу өчен, барлык алиментларын да түләргә мәҗбүр булган.

Алимент түләмәүчеләр белән көрәшнең төрле юллары кулланыла. Әйтеп үтелгәнчә, алар чит илгә чыгудан мәхрүм, аларның фатирларына, машиналарына арест салына, аларга карата суд приставлары тарафыннан башкарма эшләре ачыла. 

Алимент түләмәгән очракта, бурычлы кешене ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә була. Еш кына бу алым нәтиҗә бирә. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү баланы тәэмин итү җаваплылыгыннан коткармый анысы. Вакытында алимент түләмәүчене җәзага тартырга мөмкиннәр. Әгәр дә кеше суд карары нигезендә алимент түләмәсә, бурычын кайтармаган һәр көн өчен суммадан 0,1 процент өстәмә акча бирергә тиеш булачак. Шулай ук административ, җинаять җаваплылыгына тарту да каралган. Ике һәм аннан да күбрәк ай алимент түләнмәгән икән, кешегә 150 сәгать эш яки 10-15 тәүлек тимер рәшәткә артына ябылу, 20 мең сум күләмендә штраф яный. Шулай ук бер ел дәвамында мәҗбүри эшләр билгеләргә, бер елга иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. 

2023 ел азагында гына Арчада яшәүче бер ир алимент түләүдән читләшкән һәм 1,9 млн сум бурычы җыелган. Суд 43 яшьлек бу кешене Россия Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьне ясауда гаепле дип тапкан.

Ачыкланганча, әлеге ир 2009 елның мартыннан балигъ булмаган кызы өчен алимент түләргә тиеш. 2023 елның маеннан август аен да кертеп түләнмәгән бурычы тагын 50 мең сумнан арта. Аңа кадәр дә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарталар. Гомуми бурычы 1,9 млн сумнан да артып китә.
Ул үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд аңа, хезмәт хакының 10 процентын тотып, 8 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading