16+

“Ана даны” медале кемгә бирелә?

Балтач районы Кенәбаш авылында яшәүче Энҗе Сөнгатуллина алты бала тәрбияли. “Ана даны” медале кемгә тиеш һәм ул ничек бирелә дип, редакциябезгә мөрәҗәгать итте ул.

“Ана даны” медале кемгә бирелә?

Балтач районы Кенәбаш авылында яшәүче Энҗе Сөнгатуллина алты бала тәрбияли. “Ана даны” медале кемгә тиеш һәм ул ничек бирелә дип, редакциябезгә мөрәҗәгать итте ул.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгенең Балтач районы социаль яклау бүлеге белән берлектә әзерләгән җавабы:
– 2005 елда гамәлгә кертелгән «Ана даны» медале биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән (тәрбияләүче) хатын-кызга бирелә. Медаль бирелгән вакытта балигъ булмаган балалар саны бердән дә ким булмаска тиеш (шул ук вакытта бишенче балага өч яшь тулгач кына).
Әлеге дәүләт бүләге балаларын лаеклы тәрбияләп, шәхес итеп үстергән, бала тәрбияләүдә үрнәк булып торган анага тапшырыла. Болардан кала, медаль алуның тагын бер шарты – Россия гражданы булып, Татарстан территориясендә биш елдан озаграк яшәү.
«Ана даны» медален бирү турындагы гаризаны оешма коллективы, җәмәгать берләшмәләре, дәүләт органнары, шул исәптән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының урындагы органнары бирә. Ул исә Татарстан Президенты Указы нигезендә карала.
Әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булган хатын-кызлар, медаль белән бергә, бер тапкыр акча хокукына да ия. Татарстан кануны (74-ТРЗ) нигезендә «Ана даны» медале иясе булган хатын-кызга биш бала тәрбияләп үстергән очракта 50 мең сум, алты һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән очракта акчалата бүләк алтынчы һәм аннан соңгы һәрбер балага 10 мең сумга арта (бүләк биргән вакытта балага өч яшь тулган булырга тиеш).

Моннан тыш, Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән һәм картлык буенча яки тиешле стажга ия булып пенсиягә чыккан затларга түбәндәге социаль ярдәм чаралары каралган:
– Татарстан Республикасы кануннарында билгеләнгән торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә субсидия. Субсидия торак фондында яшәүче затка милек формасына бәйсез рәвештә бирелә;
– билгеләнгән нормативлар чикләрендә коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә субсидия, ә үзәк җылылык белән тәэмин ителмәгән йортларда яшәүчеләргә – халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алына торган ягулык һәм әлеге ягулыкны китерү буенча транспорт хезмәтләре бәясеннән чыгып. Субсидия торак фондның төренә бәйсез рәвештә бирелә;
– абонентка даими файдалану өчен бирелгән абонент линиясе, радио, коллектив антенна өчен түләү чыгымнарының 50 процент күләмендә субсидия;
– 526 сум күләмендә айлык акчалата түләү;
– түләүсез теш протезлары кую (кыйммәтле металл һәм металлокерамика бәясен түләү чыгымнарыннан тыш, теш протезлары ясау һәм ремонтлау) һәм 60 һәм 55 (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен) яшькә җиткәч, колак протезлары ясау.

Фото: http://tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading