16+

«Ашыгыч ярдәм» машинасын бирәчәкләрме?

Апаебызның хәле начарланып киткәч, Чепья авылы хастаханәсеннән «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртырга туры килде. Апабызның йөрәк өянәге кузгалган булып чыкты, аны тиз арада Арча хастаханәсенә озаттылар.

Апаебызның хәле начарланып киткәч, Чепья авылы хастаханәсеннән «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртырга туры килде. Апабызның йөрәк өянәге кузгалган булып чыкты, аны тиз арада Арча хастаханәсенә озаттылар.

Безгә иң якыны дип саналган Чепья хастаханәсе ябылу алдында. Хастаханәне ябалар икән, медицина учреждениесенә илтә торган «Ашыгыч ярдәм» машинасын булса да яхшыны бирсеннәр иде. Ә Чепья хастаханәсендә – элеккеге «буханка». Андый машинада авыруның хәле тагын да начарланырга мөмкин. Юлда берәр хәл була калса да, кирәкле техника белән җиһазландырылган заманча «Ашыгыч ярдәм» машинасы кирәк Чепья хастаханәсенә.


Исемем редакция өчен генә, Балтач районы.

 

Балтач районы үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев аңлатуынча, беренчедән, Чепья участок хастаханәсе ябылмый. Сәламәтлек саклау өлкәсендә Россия күләмендә барган оптимизация кысаларында, анда тәүлек буе эшли торган койка-урыннарны гына япканнар. Чепья участок хастаханәсе 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Анда педиатр, теш табибы, башка табиблар эшли. Хастаханәдә стационарда эшләр өчен гомуми практика белгечләре юк. Аерым стационар тоту өстәмә чыгымнар таләп итә, шуңа да, финанс яктан мөмкинлекләр булмагач, стационарны амбулатория итеп үзгәрткәннәр.Чепья хастаханәсендә авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтелә, пациентлар көндезге стационарда дәвалана ала. Анда тугыз урынга исәпләнелгән көндезге койкалар бар. Авыр хәлдәге авыруларны Балтач район хастаханәсе кабул итә. Ә инфаркт, инсульт куркынычы булганда, махсуслашкан Арча хастаханәсенә җибәрәләр.

– «Ашыгыч медицина ярдәме» машинасына килгәндә, безнең районга барлыгы биш машина каралган. Җиһазландыру төренә карап, машиналар төрле классларга бүленәләр. Үзәк хастаханәдә реанимация өчен яраклаштырылган В класслы машиналар хезмәт күрсәтсә, Чепья хастаханәсендә гади медицина ярдәме машинасы файдаланыла. Тәртип буенча бары «ашыгыч ярдәм» станциясе булган урыннарга гына ашыгыч медицина ярдәме хезмәте машиналары бирелә, ә стационарларда гади медицина машиналары йөри. Әмма ул «буханка»лар начар дигән сүз түгел. Алар да җиһазландырылган, медицина хезмәткәрләренең сумкаларында барлык кирәкле медикаментлар бар. Авыруның хәле бик авыр булганда, башта Балтач үзәк хастаханәсенә китерәләр, инсульт, инфаркт вакытында пациентны бездәге җиһазландырылган машиналарда Арчага илтәләр. Яңа машиналар бирү Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хәл ителә, әлегә бу хакта хәбәрләр юк, Чепья хастаханәсенең медицина ярдәме машинасын начар дип әйтеп булмый, – диде Газинур Дәүлиев.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading