16+

Ашка чебен төшсә нишләргә?

Туклану урыннарында хокукларыңны яклау буенча сорауга ҖАВАП.

Ашка чебен төшсә нишләргә?

Туклану урыннарында хокукларыңны яклау буенча сорауга ҖАВАП.

Тамак ялгарга дип кергән җиреңнән кәефең бозылса: ашка чебен төшсә, кемне гаепләргә?

«Халыкның санитар-эпидемиология хәлен яхшырту турында»гы закон нигезендә (N 52, 11, 15нче маддәләр, 1999 елның 30 мартыннан кабул ителгән), шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар продуктларны саклаганда, сатып алганда, күчергәндә, кулланганда санитар нормаларны үтәргә, кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырмасын өчен, барлык таләпләрне күздә тотарга тиеш. Контрольне лаборатор тикшерүләр ярдәмендә алып бару да хуплана.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 18нче маддәсе буенча, әгәр дә ризыкта кимчелек күрсә, кулланучы аны сыйфатлысына алыштыруны, бәясен киметтерүне, җитешсезлекне төзәтүне, түләгән акчаны кире кайтаруны таләп итә ала. Ризыктан чәч чыкса, йә ашка чебен төшкән булса, аны алмагыз. Барысын да фотога, видеога төшерегез. Күршеләрегез дә шаһит була ала. Аннары ресторан, кафе хезмәткәрләрен чакыртып, бу хәлне тасвирлап күрсәтегез. Гадәттә, алар конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә тырыша. Әгәр матди зыянны кайтарырга телисез икән, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading