16+

Автомобиль ватылса нишләргә? 

Ярты ел элек яңа машина сатып алдым. Ватылгач, автосалонга бардым. Белгечләр заводта киткән җитешсезлек икәнен таныды. Машинаны ремонтка дип алып калдылар. Автомобиль 19 көн сервиста торды. Ә мин транспортсыз калдым.

Автомобиль ватылса нишләргә? 

Ярты ел элек яңа машина сатып алдым. Ватылгач, автосалонга бардым. Белгечләр заводта киткән җитешсезлек икәнен таныды. Машинаны ремонтка дип алып калдылар. Автомобиль 19 көн сервиста торды. Ә мин транспортсыз калдым.

Минем эшем машина белән бәйле. Автомобиль ремонтта чакта миңа вакытлыча башкасын биреп торыгыз, дип сорасам да, каршы килделәр. Телефонны ремонтка алып калганда, аның урынына икенчесен бирәләр бит. Ник машина белән дә алай түгел? 
Айрат Шәмсиев, 
Казан. 

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бүлеге җитәкчесе Марина Егорова аңлатуынча, машина йөртүчеләр арасында мондый хәлгә таручылар җитәрлек. Автомобильне ремонтка тапшыргач, кеше транспорт¬сыз кала. Әйе, телефонны төзәтергә алып калганда, аның урынына икенчесен тәкъдим итәләр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, әгәр дә килешүдә ремонтның күпмегә сузылачагы күрсәтелмәгән икән, товарның кимчелекләрен бетерү өчен иң күбе 45 көн бирелә. Товар ремонтта вакытта, өч көн эчендә, ватылганы урынына башканы биреп торырга тиешләр. Барысы да гади генә кебек. Әмма Россия хөкүмәте карары белән кабул ителгән 20нче законның 2нче маддәсе нигезендә, ремонтта чакта алмашка башкасы бирелми торган товарлар исемлеге бар. Монда автомобиль, мотоцикл, йорт җиһазлары, көнкүрештәге электр җайланмалары (әйтик, электрофен, электр белән эшли торган теш щеткалары), ризык әзерләү өчен каралган микродулкынлы мич, электр чәйнеге һәм башка товарлар керә. Шулай ук коралны ремонтка тапшырганда да икенчесен биреп тормаячаклар.

фото: motortrade.com.my

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading