16+

Автомобильне кире кайтарып буламы?

– Автосалоннан кулланылышта булган автомобиль сатып алдык. Әмма аның бик күп җирләре ватылганлыгы ачыкланды. Дилерның автосервисы боларга “күз йома”. Хәзер машинаны кире салонга кайтарып буламы икән? Чөнки ремонт ясасаң, машина бәясе кадәр акча кирәк. Марат Хәйруллин, Әлмәт районы.

Автомобильне кире кайтарып буламы?

– Автосалоннан кулланылышта булган автомобиль сатып алдык. Әмма аның бик күп җирләре ватылганлыгы ачыкланды. Дилерның автосервисы боларга “күз йома”. Хәзер машинаны кире салонга кайтарып буламы икән? Чөнки ремонт ясасаң, машина бәясе кадәр акча кирәк. Марат Хәйруллин, Әлмәт районы.

Юрист Константин Алексеев сүзләренчә, сез сыйфатсыз автомобильне сатучыга кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән акчаны алырга хокуклы. Әмма автомобильне кире кайтару процедурасы гадәти сатып алудан аерылып тора, чөнки транспорт чарасы техник яктан катлаулы товар категориясенә керә икән.
– Техник яктан катлаулы товарны да сатып алучы алыштырып бирүне яки ваклап сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуны таләп итәргә һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтарырга хокуклы.
Автотранспорт чарасын кире кайтаруның төп шарты булып товар сыйфатындагы җитешсезлекләрнең ачыклануы тора. Әгәр мондый шарт бар икән, сатып алучы сатып алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны яки тиешле сыйфаттагы товарны тиешле шартнамәгә туры китереп алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Бу хакта “Кулланучылар хокукларын яклау” канунында тулырак язылган.
Кимчелек ачыкланган очракта, сатып алучы сатучыга яки җитештерүчегә машинаны кире кайтару турында таләп белән мөрәҗәгать итәргә тиеш була.
Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки шәхси эшмәкәр, импортер кулланучының сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы.
Сатучы товарның сыйфатын тикшерү нәтиҗәләреннән шикләнә икән, бәйсез экспертны чакырырга мөмкин. Тикшеренүгә тотылган чыгымнарны техникада дефектлар китереп чыгарган як үз өстенә ала. Әгәр җитешсезлекләр сатып алучы гаебе белән килеп чыкмаганлыгы расласа, аңа акчаны кире кайтарырга тиешләр, – ди юрист.
Аның сүзләренчә, җитешсезлекләр ачыкланган машинаны сатып алганнан соң, 15 көн эчендә кайтарырга була.
– Бик зур кимчелекләр ачыкланган очракта, техник җиһазны 2 елдан кайтару мөмкинлеге бар.
Һәр техник җиһазның да куллану срогы күрсәтелгән була. Шул вакыт эчендә зур җимерелүләр ачыклана икән, товарны җитештерүче аша кире кайтарырга мөмкин. Куллану срогы күрсәтелмәсә, моңа ун ел бирелә.
Сатып алучыга сатучы яисә җитештерүче акчаны 10 көн эчендә кайтарырга тиеш.
Әгәр дә таләпләрегез үтәлмәгән икән, ул вакытта судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – дип киңәш бирә Константин Алексеев.

Дамир Бәдриев фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading