16+

Авыл җирендә 30 ел эшләдем. Әмма шәһәрдә яшим. Минем пенсиям артачакмы?

Авыл җирендә 30 ел эшләдем. Әмма шәһәрдә яшим. Минем пенсиям артачакмы? (А.Газизова, Казан)

Авыл җирендә 30 ел эшләдем. Әмма шәһәрдә яшим. Минем пенсиям артачакмы?

Авыл җирендә 30 ел эшләдем. Әмма шәһәрдә яшим. Минем пенсиям артачакмы? (А.Газизова, Казан)

– «Авыл стажы» буенча өстәмә түләү алу өчен төп шартлар: эшләмәүче пенсионер булу, 30 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы һәм авылда яшәү. Әгәр дә пенсионер авылда теркәлгән икән, бу хакта пенсия бүлегенә мәгълүм булса, яшәү урынын расларга кирәк түгел. Әгәр дә пенсионер шәһәрдә теркәлгән икән, ә чынлыкта авылда яшәсә, пенсияне банк аша алганда, ел саен яшәү урынын раслар өчен пенсия фондына йә күп функцияле үзәккә белешмә китерергә кирәк булачак. Әгәр дә пенсиягезне авыл җирендә почта хезмәткәрләре өегезгә китерә икән, ул чакта яшәү урынын раслаучы белешмәләр кирәк түгел. Әгәр шәһәрдә теркәлгәнсез һәм шәһәрдә яшисез икән, закон буенча, «авыл стажы» буенча өстәмә түләү бирелми.

фото - vesti22.tv

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading