Шәһри Казан

Айгөл Фазыйлованың баласы кемдә?

Яман шеш табылган Айгөл вафат булды. Ә аның баласы кемгә калды икән? Үзе исән чагында: «Баламны караучы юк», – диеп бик борчылган иде. Дания Вафина, Әтнә.

Реклама

Рак белән көрәшүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова турында матбугат чараларында күп язылды. Айгөл авырганда, баланы әнисенең апасы Рәхилә апа карашты. Тик ул өлкән яшьтә. Кызганыч, Айгөл яман шешне җиңә алмады. Аны туган авылында җирләделәр. Хәзер Әмирне Айгөлнең әнисенең абыйсы – Тәлгать абый тәрбиягә алачак, ди. Ул гаиләсе белән Тукай районында яши. «Әмирне бөтен күңел җылыбызны, назыбызны биреп үстерергә, ятимлекне сиздермәскә тырышырбыз», – дигән Тәлгать абый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 2 апрель 2020 - 11:04
    Без имени
    Тукай районынын, кайсы авылында яшилэр?
  • 31 март 2020 - 22:35
    Фарида
    Эмирне 25 декабрь дэ Талгат абыйлар алып киттелэр. Ник сез алачак дип язасыз? Доресен языгыз. Кеше укый бит,анын очен борчыла!!!
  • 28 гыйнвар 2020 - 09:53
    Без имени
    Бик кызганыч, йэпяшь кое якты доньядан китэ балаларыбыз,Сабые бэхетле булсын инде,
  • 25 ноябрь 2019 - 23:02
    Без имени
    Бэхетле бала булып уссен балакаем