16+

Бакчаны ничек йортка әйләндерергә? 

Казаннан ерак түгел бакчабыз бар. Анда кышын яшәргә була. Бакчаны йорт итеп ничек рәсмиләштерергә икән? Хәзер, бакча өлкәсенә үзгәрешләр кергәннән соң, күп нәрсә аңлашылып бетми, барысын да аңлатсагыз иде. Эльмира Фатыйхова, Казан.

Бакчаны ничек йортка әйләндерергә? 

Казаннан ерак түгел бакчабыз бар. Анда кышын яшәргә була. Бакчаны йорт итеп ничек рәсмиләштерергә икән? Хәзер, бакча өлкәсенә үзгәрешләр кергәннән соң, күп нәрсә аңлашылып бетми, барысын да аңлатсагыз иде. Эльмира Фатыйхова, Казан.

Иң беренче, бакчагыз нинди җирле үзидарәгә каравын ачыкларга кирәк. Быелның гыйнварыннан кергән яңа канун буенча, торакны йорт итеп таныргамы-юкмы икәнне бары җирле үзидарә генә хәл итә. Бакчаны шәхси йорт итеп теркәүне сорап, милекче җирле үзидарәгә гариза тапшырырга тиеш. Моны күп функция­ле үзәкләр аша да эшләргә була. Татарстанның Кадастр палатасы хезмәткәрләре аңлатуынча, гаризада җир кишәрлегенең кадастр номеры, адрес һәм башка кирәкле мәгълүматлар күрсәтелә. Күчемсез милек реестрыннан алынган, йортның милекчесе барлыгын раслый торган документ та кирәк. Шулай ук йортның техник торышын билгеләгән бәяләмә дә таләп ителә. Ул әлеге йортның бакча йорты гына түгел, яшәргә яраклы шәхси торак икәнен расларга тиеш. Әгәр дә йорт обременениедә икән, йортта өлеше булган башка затлардан нотариус белән расланган рөхсәт кәгазе кирәк. Бакчадагы объектны йорт итеп тану процедурасына 45 көн вакыт бирелә. Җирле үзидарә карар кабул иткәннән соң, бу рөхсәтне һәм йорт документларын дәүләт теркәве палатасына тапшырырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading