16+

Балалар бакчасына 6 ай саен документ җыярга кирәкме?

Балалар бакчасына түләгәннән өстәмә компенсация кайтару өчен алты ай саен социаль яклау бүлегенә документлар илтергә кирәк. Гадәттә, социаль яклау бүлегенә, чират алырга дип, кеше ике сәгать алдан килеп баса, мин дә былтыр сәгать тугызда ачыласы бинага җиде тулганчы ук килгән идем. Суыкта бик озак туңып тордым.

Талон алганнан соң да чиратыңны шактый көтеп утырасың әле. Дәүләт хезмәте порталы аша язылырга уйлаган идем дә, миңа кирәкле көннәрне инде алып бетергәннәр. Электрон форматта, күрәсең, бер ай алдан белгечкә язылырга кирәктер. Нигә документлар тапшыруның җайлы юлын уйлап чыгармыйлар икән? Алты ай саен бу мәшәкатьләрне чишү бер дә рәхәт түгел бит. Алисә Гыйниятуллина, Казан.

Алисә, быелдан уңайлы шартлар тудыру максатында, халык соравы буенча, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару кебек хезмәтләргә «автопродление», ягъни автоматик рәвештә документларны яңарту системасын керткәннәр, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Хәзер социаль хезмәткәрләр барлык кирәкле документларны үзләре базадан карап нәтиҗә чыгаралар, кешегә алты ай саен документ җыярга кирәкми. Моның өчен gosuslugi.ru сайтында теркәлеп, паспорт, СНИЛС номерларыңны язарга кирәк. Аннары бер пароль белән дәүләт порталы аша интернеттагы теләсә кайсы хезмәттән файдаланырга була. Баланың әти-әнисенең рәсми төстә теркәлеп эшләве мөһим. Дәүләт порталы аша документлар тапшырганда ЕСИА – идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында теркәлергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading