16+

Балалар әтиләренә алимент түләргә тиешме?

– Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.

Балалар әтиләренә алимент түләргә тиешме?

– Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.

Сорауга юрист Александр Гулько җавап бирә:
– Россия Гаилә кодексының 87нче маддәсе нигезендә (“Ата-аналарны матди яктан карау буенча балигъ булган балаларның бурычлары”), хезмәткә сәләтле балигъ булган балалар үзләренең хезмәткә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ ата-аналарын карарга һәм алар турында кайгыртырга тиеш. Алимент түләү турында килешү булмаганда, хезмәткә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ ата-аналарга алимент хезмәткә сәләтле балигъ булган балалардан суд тәртибендә түләтелә. Һәр баладан түләтелә торган алимент күләме, ата-ананың һәм балаларның матди һәм гаилә хәленнән, шулай ук һәр кешенең игътибарга лаек башка мәнфәгатьләреннән чыгып, ай саен бары тик акчалата гына түләнергә тиешле суммада билгеләнә. Алимент күләмен билгеләгәндә, таләпнең барлык балаларга, аларның берсенә яисә аларның берничәсенә белдерелүгә бәйсез рәвештә, суд әлеге атаның яисә ананың хезмәткә сәләтле балигъ булган барлык балаларын исәпкә алырга хокуклы. 
Балалар ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән ата-анага алимент түләүдән азат ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading