16+

Безгә 50 мең сум тиешме?

24 яшемдә бала таптым. Теркәлү урыны буенча Лаеш районының Столбище авылында исәпләнәм. Ә балам белән иремнең пропискасы Казанда. Безгә 50 сум дәүләт ярдәме тиешме икән? Лилия, Казан.

Безгә 50 мең сум тиешме?

24 яшемдә бала таптым. Теркәлү урыны буенча Лаеш районының Столбище авылында исәпләнәм. Ә балам белән иремнең пропискасы Казанда. Безгә 50 сум дәүләт ярдәме тиешме икән? Лилия, Казан.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан Президенты карары белән, авылда яшәүче гаиләләргә 2018 елдан яңа төрле социаль ярдәм кертелгән. Авыл җирендә кимендә өч ел яшәгән хатын-кызларга, 25 яшенә кадәр беренче баласын тапкан очракта, 50 мең сум дәүләт ярдәме бирелә. 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум пособие каралган. Бу акчалар бары бер генә тапкыр бирелә. Баланы тудырганда 25 һәм 29 яшь тулмаган булу мөһим. Сезнең очракта, пособие билгеләнгәндә, әнинең теркәлү урынына игътибар итәләр. Сезнең прописка авылда кимендә өч ел булган очракта, акчалар түләнәчәк. Моның өчен бала тугач алты ай эчендә гариза тапшырырга да онытмагыз. 

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading