16+

Чүбең булмаса да түлисе!

Кыш көннәрендә кызым янында Казанда яшим, шулай булса да, чүп өчен түләргә диләр. Авылда пропискада булып, Казанда укый торган студент оныгым өчен дә түләү килә. Чүпне гомумән дә чыгармыйча, мунчага ягып кына өйрәнгән идек, аны бөтенләй чыгармасаң да түлисе буламы икән?

Чүбең булмаса да түлисе!

Кыш көннәрендә кызым янында Казанда яшим, шулай булса да, чүп өчен түләргә диләр. Авылда пропискада булып, Казанда укый торган студент оныгым өчен дә түләү килә. Чүпне гомумән дә чыгармыйча, мунчага ягып кына өйрәнгән идек, аны бөтенләй чыгармасаң да түлисе буламы икән?

Бу очракта безгә нишләргә, берәр җиргә белешмә алып бирсәң, түләүне чигендерерләрме икән, дип сорау бирә безгә Буадан Нәкыя апа Сафиуллина.

Чүп чыгару буенча “Гринта” төбәк операторы матбугат үзәге алынган җавап: 
– Әгәр дә кеше авылда теркәлгән булып, анда яшәми яки вакытлыча шәһәрдә кызында яши икән, яңадан исәпләү ясалачак. Ягъни тоташ биш көннән артыграк вакыт өегездә яшәмәсәгез, төбәк операторына гариза һәм билгеле бер срокта анда булмавыгызны дәлилли торган документ тапшырырга кирәк. Студентлар тулай торактан белешмә ала, фатир арендалап яшәсә, аның килешү кәгазенең күчермәсен тапшыра. Кызында яшәп торган апа-әбиләр белешмәне идарәче компаниядән сорый. Җәй көне дачада яшәүчеләр шулай ук анда торулары турында гариза китерергә тиеш. Киләсе айда түләү яңа исәп белән киләчәк. Гаризаны чүпне алып китүче төбәк операторының сайтында да калдырырга була. 

Чүп чыгармыйча, түләүдән азат ителү җае юкмы дип сораучыларга җаваплары – моңардан баш тартып булмый. “Җитештерү калдыклары һәм куллану турында”гы 89 нчы федераль закон нигезендә төбәк операторы чүпне җыюны, ташуны, эшкәртүне, утильләштерүне, зарарсызландыруны, каты көнкүреш калдыкларын күмүне тәэмин итә. Чүпне теләсә кая өяргә, күмәргә, яндырырга ярамый. 

Чүп өчен түләү исә бөтен кешегә бертөсле. Йортта яки фатирда ничә кеше теркәлгән, шулар исәбеннән түләү алына. Теркәлүчеләр булмаса, түләү милекчеләр санына карап билгеләнә. Йорт башыннан түгел, кеше исәбеннән. Аерма фәкать күпфатирлы белән шәхси йортлар арасында гына. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә аена бер кешегә – 86,34 сум. Шәхси йортлардагыларга – 93,66 сум.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading