16+

Даруларны кайчан бирәләр?

Хатыным – I группа инвалид. Бушлай дару өчен социаль хезмәт җыелмасын сайларгамы, әллә аннан баш тартып, акча гына алыргамы дигән сорау тугач, даруларны сайларга булдык. Хатыным дарусыз тормый – 14 ел инсульт кичергәненә.

Әмма бу айда дару алып булмый. Бер төрлесен көч-хәл белән таптык, кан басымыннан тиешлесе юк, складта да юк, диделәр. Кая гына шалтыратмадым, белмиләр, җавап бирмиләр. Әлегә үзем, акча түләп, даруларны алып торам, бу кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Әбит Сафиуллин, Балык Бистәсе районы, Иске Арыш авылы.

Бу сорау белән без Балык Бистәсе сырхауханәсе мөдире Энҗе Гаязовага мөрәҗәгать иттек.
– Гадәттә, ераграк авылларда яшәүчеләр район үзәгендәге даруханәгә аена бер тапкыр килә. Ә дарулар аена берничә мәртәбә генә кайта. Мөгаен, Әбит абый да дару кайтмаган чакка туры килгәндер. Кан басымын җайлау өчен кирәкле әлеге дару хәзер даруханәдә бар. Ул кайтты. Ә сатып алган даруларның акчасын кайтару турында пациентның үзе белән сөйләшеп, хәлне җайга салырбыз, – дип вәгъдә итте Энҗе Гаязова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading