16+

Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды юкка чыкса, нишләргә?

Мин элек «Стратегия» дәүләтнеке булмаган пенсия фондына акча салган идем.

Мин элек «Стратегия» дәүләтнеке булмаган пенсия фондына акча салган идем.

2016 елда бу оешманың лицензияләрен алдылар. Минем акчалар дәүләт пенсия фондына кайчан күчәр икән?


Исемем редакция өчен генә.


Сорауга Киров районы пенсия бүлегенең исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Олеся Дьяченко җавап бирә:
– Әгәр дә кертемнәрегез тупланып барган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды лицензиясез калган икән, барлык тиешле гамәлләрне Россиянең үзәк банкы башкара. Җыелган сумманың гарантияләнгән өлеше инвестиция кертеменнән башка гына пенсия бүлегенә күчереләчәк. Пенсия кертемнәрен гарантияли торган дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары исемлеге «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» сайтында бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading