Реклама
Сорау: "Җәен зиратта печән үсә, аны, чабып, йорт хайваннарына бирергә ярыймы?"
Җавап: Зираттагы печәнне чабарга һәм йорт хайваннарына азык итеп бирергә рөхсәт ителә. Әмма хайваннарны зиратның эченә кертү тыела.
"… әгәр анда [зиратта] печән булса, аны чабарга һәм хайваннарга бирергә [рөхсәт ителә], әмма хайваннарны анда [зиратка] кертергә ярамый, шулай ук "Бәхр әр-Раик"та хәбәр ителә". ("Әл-Фәтава әл-Хиндия", 2/471).
Аллаһ - яхшырак Белүчедер.
(Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз