Приборның төрле өлешләрен төзәтергә, җыярга туры килә иде. Электрон техника һәм аппаратура җитештерү дигән бүлеккә керә торган категория кешеләр пенсиягә иртәрәк чыга ала дип ишеттем. Бу миңа кагыламы икән?
Салих Бариев,
Казан.
Киров районы пенсия бүлеге белгече Зәлинә Мингазова әйтүенчә, сез әйткән бүлеккә радиозаводта селен белән эшләүче эретеп ябыштыручылар да керә. Бу эш урыннары документаль рәвештә расланырга тиеш.
Комментарийлар