16+

Эшләмәсәм дә, пенсиям артмый

Торак милекчеләре ширкәтен җитәклим. Бу эш өчен бер тиен дә акча алганым юк. Үзем – пенсионер. Пенсиягә индексация ясалмый башлый дип ишеттем. Бу очракта мин эшләүче пенсионер булып исәпләнәм, имеш. Бу дөресме? Әминә Сабирова, Сарман.

Торак милекчеләре ширкәтен җитәклим. Бу эш өчен бер тиен дә акча алганым юк. Үзем – пенсионер. Пенсиягә индексация ясалмый башлый дип ишеттем. Бу очракта мин эшләүче пенсионер булып исәпләнәм, имеш. Бу дөресме? Әминә Сабирова, Сарман.

Сорауга Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе җитәкчесе Флида Арсланова җавап бирә:

– 2016 елдан бирле эшләүче пенсионерларга индексация ясалмый башлады. Бу шулай дәвам итәр дә әле. Индексацияләнгән пенсияне бары эштән киткән очракта гына алырга мөмкин. Быелдан Пенсия фонды бернинди керем алмыйча эшләгән кешеләргә дә индексация ясауны тыйды. Оешмалар үзләренең хезмәткәрләре турында Пенсия фондына ай саен мәгълүмат биреп барырга тиешләр. Шул мәгълүматлар буенча, пенсионерның эшләгәнен ачыкларга мөмкиннәр. Бухгалтерлар хисапта аларның оешмалары белән граждан-хокукый характерындагы килешү төзүчеләрне дә күрсәтә. Быелдан, Хезмәт министрлыгы карары белән, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар арасында катгый аермалар билгеләнде. Эшләүче булып оешма белән килешү төзегән хезмәткәр генә түгел, бернинди документ имзаламыйча эшне башкарган кеше дә исәпләнә. Формаль рәвештә генә эшләсә дә, бу хезмәткәр турындагы мәгълүматны Пенсия фондына җиткерү мәҗбүри. Кыскасы, пенсионерның эшләгәне ачыкланганнан соң, аның пенсиясе индексацияләнми. Еш кына пенсионерлар торак милекчеләре ширкәтләрен җитәкли, матбугатта язмаларын бастыра. Күп очракта бу эшне алар бушка башкара. Тик Пенсия фондына алар турында эшли дигән хәбәр җибәрелә. Шуны да истә тотарга кирәк, торак милекчеләре ширкәте җитәкчеләре генә түгел, ширкәтнең гади әгъзалары да эшләүчеләр рәтенә керә. Димәк, алар да индексациядән, кайбер ташламалардан мәхрүм кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading