16+

Эштән киткәндә хезмәт кенәгәсен бирмәсәләр нишләргә?

Эштән киткәндә, миңа хезмәт кенәгәсен бирмәделәр. Яңаны башларга туры килде. Ун ел шул кенәгә белән эшләдем. Шуннан соң беренче хезмәт кенәгәмне җибәрделәр. Пенсиягә чыкканда, хезмәт стажымны ике кенәгә буенча да исәпләячәкләрме? Сабир Рәхмәтуллин, Саба.

Эш стажын исәпләгәндә, кеше иминиятләштерелгән зат буларак теркәлгәнче аның хезмәт кенәгәсендәге мәгъ­лүматларын, эш урыныннан белешмәләрен исәпкә алалар. Аннары, теркәлгәннән соң, шәхси исәптә язылганнарга карап, нәтиҗә ясыйлар. Сезнең очракта, иминиятләштерелгән зат буларак теркәлгәнче ике хезмәт кенәгәсен дә караячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading