Шәһри Казан

Гриппка каршы прививка ясатырга соңармадыммы?

Грипп сезоны якынлашты. Хәзерге вакытта гриппка каршы прививка ясатырга ярыймы, әллә инде мин соңга калдыммы? Гөлинә Ибраһимова, Казан

Реклама

Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов аңлатуынча, хәзер гриппка каршы прививка ясатуның мәгънәсе юк, чөнки аның вакыты узды инде. Вакцина ясаткач, ике атна вакыт узарга тиеш. Ә грипп сезоны инде башланды. Шуңа күрә прививканы үз вакытында ясатырга кирәк. Бүген федераль үзәктән китерелгән вакциналарның барысы да ясалып  беткән. Җитәкче әйтүенчә, прививкаларның файдасына ышанырга кирәк, чөнки соңгы 5 елда аны ясаткан кешеләрнең берсе дә грипп белән авырмаган.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: