Шәһри Казан

Группа алышынса хәбәр итәргәме?

Мин башта III группа инвалид идем, хәзер группаны I гә алыштырдылар. Бу хакта пенсия бүлегенә хәбәр итәргә кирәкме? Газета укучыгыз

Киров районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, инвалидлык буенча группа алышынган вакытта пенсиянең фиксацияләнгән өлеше үзгәрә. Бу гадәттә аерым гариза тапшырмыйча да башкарыла. Инвалидлар туындагы мәгълүмат Федераль Реестрга кертелгән. Шуңа да группа үзгәртү өчен пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итмәсәгез дә була.

Реклама

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: