Шәһри Казан

Җиңү көне узды, сораулар калды (пенсия турында актуаль сораулар)

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ни өчен кайберәүләргә өстәмә акча түләнмәгән? Ветераннарга бәйрәм уңаеннан түләнергә тиешле өстәмә акча белән бәйле сораулар тынмый. Кайберләренә без дә җавап эзләдек.

Укучыларыбыздан килгән сорауларга ачыклык кертер өчен Казан шәһәре Киров районының пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Олеся Дьяченкога мөрәҗәгать иттек.
– Ни өчен кайбер тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелгән пособиеләрне алмады? Бу акча нинди очракта түләнми?

– Россия Президентының 2020 елның 7 февраленнән гамәлгә кергән указы нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бер тапкыр акчалата ярдәм каралган иде. “Ветераннар турында”гы 5нче федераль канунның 1нче маддәсе 4нче кече пункты буенча сугыш ветераннарына 75 мең сум һәм тыл ветераннарына 50 мең сум бирелде. 

Сугыш ветераннары белән барысы да аңлашыла. Алар буенча сораулар юк диярлек. Ә менә тыл ветераннарына акча түләмәү очраклары булган. Бу сорау белән безгә дә еш киләләр. Тыл ветеранының статусын социаль яклау бүлекләре билгели. Алар кешегә бу хакта таныклык бирә. 69нчы инструкциянең 2.10нчы пункты буенча сугышта катнашкан кешеләргә ташламалар тәртибе каралган. Акча СССР Министрлар Советы (1988 елның 12 маеннан гамәлдә, №621) тарафыннан тапшырылган, ташламага хокук биргән тыл хезмәтчәне таныклыгы, йә Россия хөкүмәте карары белән (1999 елның 5 октябреннән гамәлдә, №1122) Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы нигезендә түләнә. Әлеге документлар архив мәгълүматлары, эш кенәгәсенә карап раслана. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен СССР медальләре һәм орденнары белән бүләкләнү дә роль уйный.

Реклама

– Бер укучыбыз: “Әниемә 50 мең сум өстәмә акчаны түләмәделәр. Таныклыгы юк, диделәр. Югыйсә, сугыш елларында колхозда эшләгәнен раслый торган шаһитләр дә бар”, – дип шалтыратты. Бу очракта кем хаклы? 
– Акча тылда 1941 елның 22 июненнән – 1945 елның 9 маена кадәр кимендә 6 ай эшләгән кешеләргә каралган. Шаһитләрнең сүзләре тыл хезмәтчәне таныклыгы бирү өчен нигез булган документларда теркәлмәгән. Шаһит күрсәтмәләре буенча стаж исәпкә алынып исәпләнгән пенсиягә бер тапкыр бирелә торган акча өстәлми. Сезгә мөрәҗәгать иткән кешенең әнисенә дә 2020 елның 7 февраленнән гамәлгә кергән указ нигезендә бер тапкыр бирелә торган акча каралмаган.

– "1969 елның мартында Даман утравы тирәсендәге сугышта катнаштым. Миңа Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы бирелде. Әмма, 75 меңне түләмәделәр", – дип борчылып шалтыратты икенче бер укучыбыз. 
– Президент указы нигезендә “Ветераннар турында”гы 5нче федераль канунда күрсәтелгән категория кешеләр: Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннар бу акчага хокуклы. Шул ук вакытта 1995 елның 12 гыйнварыннан гамәлгә кергән канун буенча ветераннарга ярдәм күрсәтү өчен социаль яклау гарантияләре бердәнбер норматив хокукый акт булып саналмый. Указның исемендә үк бу хакта әйтелгән бит: «кайбер гражданнарга», «1-3 кече пунктларда күрсәтелгән затларга” диелгән. Кыскасы, әлеге кече пункт буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына нәкъ менә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр генә керә. Президентның быел керткән указы сугыштан соңгы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләргә кагылмый. Шул исәптән 1969 елда Даман утравы тирәсендәге сугышта катнашуларга да 75 мең түләнми. 

– Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР медале белән бүләкләнгән кешеләрнең картлык буенча пенсияләре башкаларныкы кебек үк артамы? 
– 2015 елдан пенсия “Иминият пенсияләре турындагы” 400нче федераль канун нигезендә түләнә һәм билгеләнә. 2002 елның 1 гыйнварына пенсия хокукларын бәяләгәндә “Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясе турындагы” 340нчы канунның 100нче маддәсендә «ж» пунктында күрсәтелгәннәргә карыйлар. Анда ике категория граждан күрсәтелгән. Беренчесе – Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән – 1945 елның 9 маена кадәр кимендә алты ай эшләгән кешеләр, (вакытлыча дошман камап алган районнарда эшләгән еллар керми). Икенчесенә – Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен СССР медале һәм ордены белән бүләкләнүчеләр керә. Гади итеп әйткәндә, әгәр кешенең фидакарь хезмәт өчен медале юк икән, әмма ул сугыш елларында кимендә алты ай эшләсә, бу ике категориянең пенсияләре бер тигез артачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: