16+

Ике хезмәт кенәгәм бар. Пенсиям артырмы?

Төп эшемдә бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итәм. Ял көннәремдә тулай торакта вахтер булып эшлим. Төп эшемдә дә, өстәмәсендә дә мине хезмәт кенәгәсе буенча урнаштырдылар. Пенсия фондына икесен дә күрсәтсәм, пенсиям артырмы икән? Равил, Казан.

Россия Хезмәт кодексының 66нчы маддәсе нигезендә, хезмәт кенәгәсе хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында төп документ булып тора. Хезмәткәрнең ул бердәнбер нөсхәдә булырга һәм төп эш урынында сакланырга тиеш. Сезгә өстәмә эш бирүче, хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, хезмәт килешүе төзергә тиеш булган. Әмма хезмәткәрнең берничә хезмәт кенәгәсе булган өчен җаваплылык хезмәт кануннары белән каралмаган, шулай ук беркайда да икенче документның дөрес түгеллеге күрсәтелмәгән.

«Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм ана булу белән бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминләштерү турында» 255-ФЗ номерлы канунның 16нчы маддәсе нигезендә, иминият стажын исәпләү календарь тәртиптә башкарыла. Иминият стажына исәпләнә торган берничә чор туры килгән очракта, иминләштерелгән зат сайлавы буенча шундый чорларның берсе исәпкә алына.

Димәк, пенсия рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына ике хезмәт кенәгәсен дә бирә аласыз, ләкин бу документларда эшләү чорлары кисешкән очракта, сездән нинди дә булса бер чорны сайлавыгызны сораячаклар.
 
Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading