16+

Инвалидны тәрбияләгәнгә ташламалы пенсия бармы? 

Инвалид баласын караучылар пенсиягә иртәрәк чыга аламы?  Камил Шиһапов, Казан. 

Инвалид баласын караучылар пенсиягә иртәрәк чыга аламы?  Камил Шиһапов, Казан. 

Сорауларга Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Олеся Дьяченко җавап бирә: 

- Канун нигезендә тумыштан инвалид баланы караучы әти-әнинең берсенә иминият пенсиясен вакытыннан алда алу мөмкинлеге бирелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, гадәттә, инвалид баласын караган өчен алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге булган ата-ананың берсе бу пенсиядән баш тарта, аны ире, йә хатынына күчерә, ә үзе башкалар кебек үк бернинди ташламаларсыз картлык буенча пенсиягә чыга. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен хатын-кызларга 15 ел иминият стажы, ир-атларга 20 ел стаж кирәк. Кыскасы, инвалид баласын караучы ир, йә хатынга таләп ителә торган стаждан ташлама буенча биш ел киметелә.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading