16+

Исемне ничек алыштырырга?

Миңа быел 18 яшь тулды. Инде ничә ел үз исемемне алыштырасым килә, балигълык яшенә җиткәч, бу ниятем тагын да көчәйде. Миңа ни эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Исемем редакция өчен генә, Кукмара районы.

Ныклап уйлап шундый карарга килгәнсез икән, паспорт белән ЗАГС идарәсенә барырга кирәк. 18 яше тулган кеше исемен ата-ана рөхсәтеннән башка да үзгәртә ала. Әти-әнисе риза булмаган балалар, 14 яшьтән алып, моның өчен башта судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

– Тик исемне паспортта гына теркәү җитми, яңа исемне муллага барып та куштырырга кирәк, – ди Казан шәһәренең «Иман нуры» мәчете имамы Нияз хәзрәт Закиров. – Мулла, кешенең исемен алыштыру сәбәпләрен сорашып, үз киңәшләрен бирәчәк. Исем алыштыру гына җитми, кеше күңелен, яшәү рәвешен үзгәртергә тиеш.

Фото: pravo.moe

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading