16+

Кадастр бәясе базарныкыннан кыйммәтрәк булса нишләргә?

Еш кына күчемсез милек сатып алганнан соң аны белгечләргә бәяләткәч, кадастр бәясе торак базарыныкыннан шактый кыйммәт икәне ачыклана.

Еш кына күчемсез милек сатып алганнан соң аны белгечләргә бәяләткәч, кадастр бәясе торак базарыныкыннан шактый кыйммәт икәне ачыклана.

Аннары суд юлларын таптап гаделлек эзләргә, хаталарны төзәтергә туры килә. Бу хакта яңа канун проекты әзерләнә дип ишеткән идем. Бу хакта берәр хәбәр юкмы?


Лидия Мифтахова, Казан.

Росреестрның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аңлатуынча, тиздән бу аңлашылмаучанлыкларга нокта куелыр, мөгаен. Кадастр бәясен камилләштерү буенча канун проекты хупланган. Проектның төп максаты – күчемсез милек объектының кадастр бәясен нигезсез арттыруга юл куймау, кадастр бәясенең торак базары бәясеннән кыйммәтрәк булмавы шарт.

Бу уңайдан канун проекты нигезендә, Росреестр дәүләт кадастр бәясен гел күзәтеп торачак. Иҗтимагый караулардан башка ул бәяне рәсми дип кабул итмәячәкләр. Проект гамәлгә кергән очракта, кадастр бәясе белән бәйле бәхәсләргә нокта куелыр, дип ышана белгечләр. Моннан тыш, Татарстанда 2017 елдан бирле Дәүләт кадастр бәясе үзәге эшли. Былтыр алар авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җирләрнең кадастр бәясен исәпләделәр, быел урман, сулыклар фондларына кадастр бәясе бирәчәкләр. 2020 елга сәнәгать һәм максатчан кулланыла торган башка җирләрне исәпләү күздә тотыла. Дәүләт кадастр бәясе үткәрү турындагы карарны Татарстанның җирле үзидарә органнары кабул итә. Кадастр бәясе нәтиҗәләре Росреестрга җибәрелә. Мәгъ­лүмат тикшерелгәннән соң, нәтиҗәләр 60 көн эчендә идарә тармагы сайтында басыла. Халык кадастр бәясенә карата үз фикерен дә белдерә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading