16+

Кесарев кисеменнән соң сөт булмаса нишләргә?

Мин кесарев кисеме белән бала таптым. Операциядән соң наркоз чыгып бетмәү сәбәпле, баланы тууга ук бирмәделәр. Мин аны күкрәгемә куя алмадым. Шуңадырмы, сөт начар төшә. Сабыйны ясалма ризыкка күчерәсем килми, нишләргә икән? Айгөл Сафиуллина, Казан.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары аңлатуынча, кесарев кисеме белән бала тапканнан соң, гадәттә, сөт берничә көннән, кайчакта хәтта бер атнадан гына төшә. Иң мөһиме, сөт юк дип борчылырга кирәкми. Әнинең тынычсызлыгы сөт барлыкка килүне тоткарлый. Сөт төшүне тизләтү өчен күкрәккә массаж ясарга, укроп, мелисса, гөлҗимеш кебек үлән чәйләре эчәргә, баланы төнлә дә имезергә, күбрәк сыеклык эчәргә, дөрес тукланырга, саф һавада булырга, туйганчы йокларга, алкоголь, борычлы, тозлы ризыкларны кулланмаска кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading