16+

Хатын-кызның ире белән җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартуы – гөнаһмы?

"Хатын-кыз җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартса, гөнаһлы була, имеш. Бу чынлап та шулаймы?" Галия.Г.

"Хатын-кыз җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартса, гөнаһлы була, имеш. Бу чынлап та шулаймы?" Галия.Г.

Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:
– Никах, гаилә тормышының олуг бер максаты – ирнең дә, хатын-кызның да җенси шәһвәтләрен канәгатьләндерә алулары. Бу ир өчен дә, хатын-кыз өчен дә изге бурыч булып тора. Еш кына гаиләләрдә низаглар шушы урында килеп чыга. Кайбер гаиләләрдә хатынының ире белән җенси мөнәсәбәт кылу теләге булмаса, ире сулга бара да нәфесен туйдырып, йомшак куян булып кайтып ята. Ә мөселман ире зина кылып йөри алмый. Нәтиҗәдә яки гаиләдә еш кына тавыш чыга, яки ире икенче хатын алу мәсьәләсен уйларга керешә. Ир кәефем юк дип кенә эшкә йөрмичә, акча алып кайтмыйча өендә ята аламы? Әлбәттә, юк. Өйләндең икән, гаиләңне кара. Шуның кебек, хатын-кыз кияүгә чыккан икән, кызып-пешеп кайткан иренә: “Минем кәефем юк әле бүген”, – дип артын куеп ята алмый. Шулай да җенси мөнәсәбәт мәсьләләре бер-береңне хәдис-аятьләр белән куркытуга кайтып калырга тиеш түгел. Гаиләдә бер-береңне ярату, бер-береңә ошарга, ярарга тырышу кирәк. Ятакта хатыннарыннан риза булмаучы кайбер ирләргә мин: “Соңгы тапкыр хатыныңа кайчан чәчәк бүләк иткән идең?” – дип сорыйм. Алар яки ун ел элек никахлашкан көнне, яки өч ел элек бала тапкач, диләр. Хатыныңның синең белән йокларга теләге булсын өчен ир дә тырышырга тиеш. Пәйгамбәребез вакытында ирләр төн җитәрәк бизәнеп-ясанып хатыннары янына ашыга торган булганнар.

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading