16+

Кибет киштәсендәге кайсы бәя дөрес?

– Кибеттә товар алдым. Ләкин кассага барып җиткәч, икенче сумманы әйттеләр. Күпкә кыйммәтрәк. Мин товардагы бәягә ышанырга тиешме, әллә сатучы әйткәнгәме? Сәрия, Яшел Үзән.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин:
– Гадәттә, мондый вакытта төрле сәбәпләр аркасында этикетканы алыштырып өлгермәдек, дип гафу үтенәләр. Мәсьәләне урында ук хәл итәләр. Дөрес, кайбер кибетләрдә кулланучы хокукларын бозу очраклары да булгалый. Канун нигезендә, товарга куелган бәя ул халык алдындагы оферта килешүе булып санала. Ул сумманы кассада үзгәртәләр икән, бу кулланучының хокукын бозуга керә. Сез администраторга мөрәҗәгать итеп, товарда күрсәтелгән сумманы таләп итә аласыз.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading