16+

Кишер орлыгын ничек әзерләргә?

Кыяр, помидор орлыкларын ел да үзем хәстәрләп калдырам. Кишер белән чөгендернекен бер тапкыр да әзерләгәнем юк. Шуның тәртибе турында языгыз әле. Наҗия САЛИХОВА, Арча.

Кишер орлыгын ничек әзерләргә?

Кыяр, помидор орлыкларын ел да үзем хәстәрләп калдырам. Кишер белән чөгендернекен бер тапкыр да әзерләгәнем юк. Шуның тәртибе турында языгыз әле. Наҗия САЛИХОВА, Арча.

Газета укучыбызның соравын без танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдиновка юлладык.

– Кишер һәм чөгендер орлыгын алу өчен, быелгы уңышны көтәргә кирәк. Яшелчәләрне көз көне алып базга урнаштырасыз. Орлыкка утыртырга дигән иң яхшы бер-ике кишерне һәм чөгендерне үзегез алдан ук чамалап куясыз. Сабагын бер см калдырып кисәсез. Яз көне шуларны утыртасыз һәм гадәттәгечә су сибеп карап үстерәсез. Бер-ике кишер җитә, аның орлыгы шактый була. Июль аенда алар чәчәк ата, орлык булып формалаша башлый. Сентябрь ахырларында зонтик сыман булып утыра ул. Аны алып киптереп, уалыйсың, җилгәреп, чүпләреннән аралыйсың. Орлыкларны кәгазь капчыкларда саклыйсыз. Кишернең Шантане яки Витаминный 6 дигән сортын утыртыгыз, ул – сыналган сорт, безнең территориядә яхшы үсәләр.

Кышка түтәлдә калганы да орлыкка үсә. Соңгы елларда кышлар артык суык килми. Шуңа алар туңып өлгерми. Көзен казымый калдырырга уйласагыз, өстен каплагыз. Әмма кышның ничек киләсен белеп булмый, аңа гына ышанып калмас өчен, яз көне бер кишерне утыртып куйсагыз да була.

Чөгендерне дә нәкъ шулай утырта аласыз.
Кәбестәне дә шулай эшлибез, әмма аны язга кадәр саклау мәшәкатьлерәк. Кайберәүләр кибеттән сатып алганны утырта. Тик аның сорты билгесез булгач, ул кәбестәнең чәчәк атамы-юкмы, орлыгы буламы икәнен алдан чамалап булмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading