16+

«Кока-кола» дәвалыймы?

«Кока-кола»да күңел болганганда, косып авырганда дәвалый торган файдалы матдә бар, дип ишеткән идем. Чынлап та бу эчемлек авырганда булышамы икән? Надия Яруллина, Яшел Үзән.

«Кока-кола»да күңел болганганда, косып авырганда дәвалый торган файдалы матдә бар, дип ишеткән идем. Чынлап та бу эчемлек авырганда булышамы икән? Надия Яруллина, Яшел Үзән.

Табиблар әйтүенчә, гадәттә мондый төр эчемлек составында сәламәтлек өчен әллә ни файдалы матдәләр юк. Шикәр, газлы су, буягычларның организм өчен зыяны күбрәк. Кайбер белгечләр ортофосфор кислотасы дәвалау үзлегенә ия дип дәлилләргә тырыша. Әмма табиблар, соктагы ул матдә организмдагы бактерияләрне үтерер өчен җитәрлек күләмдә түгел, дип саный. «Кока-кола»ны эчкәннән соң, эчтә газ җыелып, киресенчә, авыру катлауланыр­га мөмкин, дип кисәтә алар. Ә менә еш косып авырганда кеше хәлсезлектән, авыз кибүдән интегә икән, организмга су җитмәгәндә доктор Комаровский, «Кока-кола»ны чамасын белеп кенә эчәргә ярый, ди. Организмга ясалма ысул белән глюкоза керткәнче, баллы эчемлек куллансаң яхшырак. Сок урынына баллы чәй эчәргә дә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading