16+

Күршең җиреңне алса нишләргә?

Җәйге бакчадагы күршем минем җир кишәрлегемнең бер өлешен үзенә алган дип шикләнәм. Моны ничек тикшереп була икән? Әгәр дә ул минем өлешемә кергән булса, аңа берәр җәза каралганмы? Бакча эшләре башланганчы, моны ачыклыйсы иде. Фәридә Сөләйманова, Биектау.

Татарстан Росреестры белгечләре әйтүенчә, бу мәсьәлә буенча аларга еш мөрәҗәгать итәләр. Еш кына күршесенең җир кишәрлеген файдаланган кеше бу хакта үзе белми дә. Беренчедән, барысын да тыныч юл белән, үзара сөйләшеп, аңлашып хәл итәргә була. Әгәр дә уртак тел таба алмыйсыз икән, дәүләт җир күзәтчелеге идарәсенә шикаять белдереп, гариза язарга мөмкин. Дәүләт җир күзәтчелеге инспекторлары республиканың һәр районында бар. Аларның телефоннары, идарә адреслары rosreestr.tatarstan.ru сайтында күрсәтелгән. Татарстанның Росреестр идарәсе белгечләре һәр кешегә дә үзенең җир кишәрлеге чикләрен күчемсез милекне теркәү бердәм дәүләт хезмәте аша ачыкларга киңәш итә. Бу белешмәне алу түләүле. Мәгълүматны кадастр картасыннан бушлай карарга да була. Әгәр дә закон бозылган икәне ачыкланса, гаепле кешегә 5 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф яный. Инспектор биргән вакыт эчендә җитешсезлекләр бетерелмәсә, җәза катгыйланырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading