16+

Кыр үрдәкләрен ату законлымы?

Майның беренче көннәрендә ниндидер билгесез кешеләр кыр үрдәкләрен атып йөрде. Бөтен җирдә мылтык тавышлары яңгырап торды. Кайбер кошлар җан бирә алмыйча, җирдә шул килеш җәфаланып та ятты. Бу хәлләр күңелгә бик тиде. Кыр үрдәкләрен ату законлымы? Аларны нигә аталар икән? Шул турыда аңлатсагыз иде. Миләш Абдуллина, Әтнә.

Кыр үрдәкләрен ату законлымы?

Майның беренче көннәрендә ниндидер билгесез кешеләр кыр үрдәкләрен атып йөрде. Бөтен җирдә мылтык тавышлары яңгырап торды. Кайбер кошлар җан бирә алмыйча, җирдә шул килеш җәфаланып та ятты. Бу хәлләр күңелгә бик тиде. Кыр үрдәкләрен ату законлымы? Аларны нигә аталар икән? Шул турыда аңлатсагыз иде. Миләш Абдуллина, Әтнә.

Газета укучыбызның соравына аучы Хәлим Кәримов җавап бирде. Аның аңлатуынча, кыр үрдәкләрен аулау законлы башкарыла.
– Татарстанда ау сезоны 28 апрельдә ачылды, 7 майда бетте. Бу – электән үк килә торган эш. Без, аучылар, моның өчен юллама сатып алабыз. Һәр аучылык урманы үз бәясен куя. Бездә, мәсәлән, Балтач районында районныкы һәм шәхси аучылык урманы бар. Районныкында казга да, үрдәккә дә – 2 мең сум, ә шәхсидә икесенә бергә 2мең сум акча сорыйлар. Халык мылтык тавышларыннан зарлана, дисез. Һәр мылтык тавышы ишетелгән саен, каз атып алу түгел бит әле ул. Аның күбесе – һавага ату. Казга 40 метр якыная алмыйсың икән, аны атып төшереп булмый. Казның Кызыл китапка кергәннәре дә бар. Аучылар аларны, гадәттә, тавышыннан таный. Яз көне һавада очып барган үрдәкне атарга ярамый. Җиргә җәлеп итеп төшереп кенә атарга ярый. Һәм язгы сезонда аның бары тик атасын гына атарга ярый. Ата үрдәкне ату ни өчен кирәк? Чөнки аның үзенең пары юк. Ул, парлашып, ана үрдәкне «басканчы» гына йөри. Аннан соң кычкырган башка үрдәкнең тавышын ишетә дә шуның янына очып китә. Шул ук үрдәк янына тагын дүрт-биш үрдәк килергә мөмкин. Хәтта аны «басарга» тырышып, үтерергә дә мөмкиннәр. Моннан тыш, ата үрдәк ана үрдәкнең оясын таба икән, андагы йомыркаларны ватып бетерә. Биби чыга икән, аларны да үтереп бетерә. Табигатьтә ата үрдәкнең саны күбрәк тә әле. Шуңа күрә аларның санын киметер өчен аулау кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading