16+

Машина ремонтлаучыны судка бирә аламмы?

Машинамны техник хезмәт күрсәтү станциясенә ремонтка куеп калдырган идем.

Машина ремонтлаучыны судка бирә аламмы?

Машинамны техник хезмәт күрсәтү станциясенә ремонтка куеп калдырган идем.

Ике атна үткәннән соң, алдым мина аны. Икенче бер шәһәргә командировкага китәргә туры килде. Кирәк бит ә, юлда машинам ватылды. Аны шул урыннан эвакуацияләргә туры килде. Минемчә, бу төзексезлек начар запас частьләр аркасында килеп чыккан. Ремонтчыларны судка бирә аламмы?
Ленар, Казан шәһ. 

Юрист Марат Гайнуллинның җавап бирә:

Кызганычка, мондый төр очраклар көндәлек тормышта еш очрап тора. Әйтик, әле күптән түгел генә алдагы мисал китерелгән суд утырышында бер машина йөртүченең мәнфәгатьләрен якларга туры килде. Иң беренче эш итеп, яклаучым үз машинасын экспертизага бирде. Аның барышында бер җитешсезлек ачыкланды.  Эш техник хезмәт күрсәтү станциясе хезмәткәрләрендә түгел, ә сыйфатсыз запас частьтә икән. Хәзер инде яклаучым белән бергә әлеге товарны саткан кибет белән судлашырга җыенабыз. 

Шуңа күрә сак булыгыз! Теге яки бу детальне сатып алганда, кибеттә бирелгән документларны һәм чекны алыгыз, аларны (гадәттә, бер елга кадәр) сакларга кирәк.

Әлбәттә, бөтен кеше дә техника белән дус та булмаска мөмкин. Шуңа күрә үзенең нинди запас часть сатып алуын белми. Әйтик, хәзерге вакытта базарда чын урынына альтернатив вариант тәкъдим ителә. Нинди булуына карамастан, алар барлык стандартларга туры килергә һәм алар өчен гарантия булырга тиеш.
Чөнки соңыннан әлеге детальне нәкъ шушы кибеттән сатып алганыгызны исбатлау бик авыр. Алга таба суд юлларында йөрергә туры килсә, зыянны каплату буенча да билгеле бер катлаулыклар килеп чыгарга мөмкин. 

Шуңа күрә игътибарлы булыгыз, кыйммәтле һәм арзан детальләрне сатып алуга җаваплы карагыз, барлык документларны саклагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading