16+

Милекнең кадастр бәясен ничек исәпләргә?

Күчемсез милекнең кадастр бәясен ничек белергә була? Алинә Вафина, Яшел Үзән.

Күчемсез милекнең кадастр бәясен ничек белергә була? Алинә Вафина, Яшел Үзән.

Милекнең кадастр бәясе турындагы сорауларга Татарстан Росреестр идарәсенең күчемсез милекнең кадастр бәясен исәпләү бүлеге җитәкчесе Алсу САБИРҖАНОВА җавап бирә.

– Моның өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә һәм Күчемсез милекнең бердәм реестрыннан кадастр бәясе турында белешмә соратырга кирәк. Моны rosreestr.ru.порталыннан кеше үзе алырга мөмкин. Белешмә бушлай бирелә, өч эш көнендә әзерләнә. Күчемсез милек ияләре үзләре исемендәге объектларның кадастр бәяләре турындагы мәгълүматны Росреестр сайтындагы шәхси кабинеты аша да белә ала. Бу мәгълүматны «Иҗтимагый кадастр картасы», Онлайн режимында күчемсез милек объектлары турындагы белешмәлек сервислары аша да белергә мөмкин.

Салым түләргә кирәк, әмма мин фатирымның кадастр бәясе белән килешмим. Бу очракта нишләргә була? Айрат Хәбибуллин, Питрәч.

– Әгәр дә күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән риза түгелсез икән, бу мәсьәләне суд аша хәл итә аласыз. Шулай ук Росреестр идарәсенең махсус комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә дә була. Кадастр бәясен яңадан исәпләттерү турындагы гариза комиссия тарафыннан бер ай дәвамында карала.

Элек салым торакның инвентаризация бәясеннән чыгып исәпләнелә иде. 2015 елның 1 гыйнварыннан физик затларга салым милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә башлады. Шуңа да милекнең кадастр бәясе төгәл билгеләнүе мөһим. Бу салым түләүдә роль уйный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading