16+

Мин 60ка кадәр эшләргә тиешме?

Хәзер пенсиядә булган кешеләргә яңа реформа кагылмыймы? Мин пенсиядә булсам да эшләвемне дәвам итәм, пенсиягә чыгу яше озайтылганнан соң, 60 яшькә кадәр эшләргә тиеш булмыйммы? Сания Гарипова, Яшел Үзән

Сорауга Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе җитәкчесе Флида Арсланова җавап бирә
– Мондый сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Яңа кабул ителгән закон хәзер пенсиядә булган кешеләргә кагылмый. Сезгә дә 60 яшькә кадәр эшләү мәҗбүри түгел. Барлык ташламалар, льготалар да, элек ничек булган шулай саклана. Пенсиягә чыгу яшен арттыру киләсе елларда пенсия күләмен арттырырга ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading